ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Федераль миграция хезмәте идарәсенең Әгерҗе бүлекчәсе, халыкча атасак, паспорт өстәле, бу атнаның атнакичендә Әгерҗе полиция бүлеге бинасына күченә. Шуңа күрә җомга, шимбә көннәрендә халыкны кабул итү булмаячак. Белешмәләр өчен телефон – 22541. Яңа кабул итү графигы якын көннәрдә билгеле булачак. 

 

28 июндә Кырындының яңартылган мәчетендә тәүге ифтар ашы узды.

 

Быел Ураза гаете 5 июльгә туры килә. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укыла.


29
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

“Ий, кызым, Биектаудан икәнсең әле, бик күп таптадым инде мин ул юлларны“, – дип каршы алды безне Әгерҗедән 90 яшьлек Мөсәвәрә әби ЗАКИРОВА.

 

Узган шимбәдә “Орешник“та яшьләр генә түгел, күңелләре белән яшь калган өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты. Иртәдән төнгә кадәр дәвам иткән бәйрәм чаралары, спорт ярышларында яшьләр сәләтләрен һәм көчләрен күрсәттеләр.

 


28
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Укучылар бу көнгә унбер ел буе килделәр: укытучылар, әти-әниләре ярдәме белән белем тупладылар, төрле олимпиада-бәйгеләрдә катнаштылар, бердәм дәүләт имтиханнары тапшырдылар. Әгерҗенең үзәк мәйданында узган чыгарылыш балы боларның барысына нәтиҗә ясау булды.

Җиң сызганып печән әзерли авыл халкы бу көннәрдә. Кышлык запас әзерләп куяр өчен менә дигән вакыт. Бабайлар әйтмешли, “печән зәһәр быел“. 2010 елгы корылыкта сыналганнан соң, авыл кешесе дә һәрнәрсәне үзвакытында эшләп калырга ашыга.

 

“Туксан яшемне бик тә үз аякларымда йөреп, юбилеем белән котларга килгән кунакларны үземнең сыйлыйсым килгән иде. Күз тигезделәр бугай“, - дип каршы алды олы юбилее белән тәбрикләргә килүчеләрне Наилә апа ХӘНҖӘРОВА.

Безнең татар кайларга гына сибелмәгән?! Башка төбәкләрдә яшәүче татар ир-егетләренең, бигрәк тә чыгышлары безнең яклардан булса, уңышларына ничек сөенмисең инде?!

Район башлыгы Валерий Макаров Әгерҗенең “Нур“ мәдрәсәсендә мөселманнар өчен ифтар ашы уздырды. Бүген кардәшләребез Кырындының яңартылган мәчетенә җыела. Сүз уңаеннан: әлеге авыл халкы, читтә яшәүче авылдашларының матди ярдәме белән Кырынды мәчетенә янкорма төзелде быел.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International