Райондагы “Хәрби туганлык“ башлангыч оешмасының 2015 елга багышланган җыелышында район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, оешма әгъзалары катнаштылар.
1989 елның 15 феврале илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды. Шул көнне совет гаскәрләре тулысынча Әфганстаннан чыгарылдылар һәм солдат, офицерлар өчен генә түгел, илебез халкы өчен дә сугыш тәмамланды.
Әгерҗедә яшәүче әфганчы Рәмзил ХӘСӘНОВ: “Минем ике туган көнем“, – ди. 19 ноябрь – дөньяга килгән, 17 июнь – үлемнән калган көне. Икенче туган көнен билгеләп үтмәсә дә, ул уйлары белән Әфган сугышы елларына кайта, бергә хезмәт иткән хәрби дусларын искә ала.
Ул –Кадыбашның Ак әбисе. Аңа барлык туган-тумачасы, Иске Эсләктәге авылдашлары Тәти апа дип дәшә. Ул 90 яшендә дә биш вакыт намазын калдырмый, төн урталарына кадәр китап укый, кешеләр белән сөйләшкәндә еш кына шигъри юллар белән җавап бирә.
“Әгерҗе районы үзәк хастахнәсе 2015 елдагы эшчәнлек йомгаклары буенча 44 урыннан 33 урынга күтәрелгән икән, быел бу күрсәткечне тагын да яхшыртырга кирәк. Төп бурыч – үлем очракларын киметү“, – дигән бурыч куйды ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов медсоветның йомгаклау киңәшмәсендә.
Алар, мөгаен, районда 69 ел (!) бергә яшәп, туксанга җиткәндә дә парлап гомер итүче бердәнбер бәхетле пардыр.
2нче мәктәптә “Ел укытучысы“ район бәйгесенең финал туры узды.
17 февральдә Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкиле һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе белгечләре “Кайнар линия“ телефонында хезмәт буенча сорауларыгызга җавап бирәчәкләр.
Район үзәк хастаханәсендә киләчәкләрен медицинага багышларга теләүче өлкән сыйныф укучылары өчен узган Ачык ишекләр көнендә бик күп райондашларның гомерен саклап калган тәҗрибәле хирург, баш табиб Андрей Шубин иң изге һөнәрнең үзенчәлекләре турында сөйләде.
13 февральдә “Татарстан чаңгы юллары“ массакүләм ярышка әгерҗелеләр дә кушыла.