ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Быелгы “Ел укытучысы“ бәйгесенең финалы шуның белән үзенчәлекле булды: анда өч ир-егет һәм өч хатын-кыз мөгаллим җиңү өчен җан аттылар. Аларның өчесе – җитәкчеләр: Салагыштан Айдар Хөснетдинов – директор, 2нче мәктәптән Наталья Мөфтәхетдинова һәм 4нче мәктәптән Ирина Камалова – директор урынбасарлары.

 

Узган атнада бер төркем укучылар белән мин дә Казанда “IT-чемпион“ бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнаштым.

 

“И, туган тел, и, матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...“ Район үзәк китапханәсендә элемтәчеләр белән узган бәйрәм яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның әнә шушы  шигъри юллары белән үрелеп барды.

 


16
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Әгерҗе үзәк китапханәсендә туган тел һәм Габдулла Тукайга багышланган бәйрәм узды.

 

Гомер көзен Әгерҗедә оныгы Рубин белән килене Айгөл тәрбиясендә уздыручы Мөсәвирә әби ХӘМИДУЛЛИНАны 90 яшьлек юбилее белән котларга Ижаудан, Алнаштан, туган авыллары Сәхрәдән биш улы килгән. Нинди авыр заманнарда да итәк тутырып балалар үстергән шул безнең татар хатыннары.

 

“Россия чаңгы юллары“ илебездә быел 34нче тапкыр уздырылды. Әлеге чарага елның-елында әгерҗелеләр дә бик теләп кушылалар. Әнә, районыбызда 1500ләп кеше бу көнне саф һавада чаңгыда җилдерде.

 

Әгерҗедә гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Нәкыя әби Ваҗетдинованы 90 яшьлек матур юбилее белән котладылар.

21 февральдә Кырындыда Ватанны саклаучылар көненә багышланган көрәш бәйгесе, ә кичен  Мәдәният йортында концерт була.

Кичә Әгерҗенең Җиңү скверында шәһәр мәктәбе укучылары катнашында сугышчы-интернационалистларны искә алуга багышланган Батырлык дәресе узды


15
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Һәр елдагыча традициябезне дәвам итеп быел да чаңгычыларыбыз чаңгыларына басты.Менә ниһаять 14нче февраль иртәсе килеп җитте. Шундый матур көн, күктә кояш елмая, көне дә көне. Иртәнге сәгать уннан Кадыбаш мәдәният йорты тирәсе чаңгычылар белән тулы иде. Иң кечкенәсенә 6 яшь, иң өлкәненә 73яшь. Һәр елдагыча Мөкатдисә апа Батыршина  чаңгыга басты, анны авылдашларыбыз биюче буларак та яхшы беләләр. Ярышны оештыручылар Кадыбаш авыл җирлеге Советы һәм мәдәният хезмәткәрләре.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International