Әгерҗе муниципаль районы Советының VI сессиясендә катнашкан Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков: “Зур сәнәгать предприятиеләре булмаса да, соңгы елларда, бигрәк тә 2015 елда Әгерҗе районында төрле тармакларда шактый алга китеш күзәтелүенә сөенеп килдем. Бүген Әгерҗе – үсеш юлында“, – диде.
1нче гимназиядә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин катнашында Парламент дәресе узды.
Казанда яшәүче бертуган Искәндәр, Марат, Булат ҖИҺАНГӘРӘЕВлар 80нче елларда мәктәп директоры булып эшләгән әтиләре Рөстәм ага истәлегенә өченче ел рәттән туган авыллары Иж-Бубыйда шахмат турниры уздырдылар.
Әгерҗе хастаханәсендә үз гомерләрен медицинага багышларга теләүче өлкән сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көне узды.
Январьның чатнама суыкларында кайберәүләр өйләреннән урамга чыгарга курыксаларлар, Күләгәш һәм Бима мәктәбе укучылары Яшел Үзәнгә тикле үк барып, чаңгы ярышларында катнашып, команда буенча икенче урын алып кайттылар.
7 февральдә, якшәмбе көнне, Иж-Бубый мәктәбендә озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән әтиләре Рөстәм Җиһангәрәев истәлегенә аның Казанда яшәүче уллары Искәндәр, Марат, Булат шахмат турниры уздыралар.
Январьның чатнама суыкларында кайберәүләр өйләреннән урамга чыгарга курыксаларлар, Күләгәш һәм Бима мәктәбе укучылары Яшел Үзәнгә тикле үк барып, чаңгы ярышларында катнашып, команда буенча икенче урын алып кайттылар.
21 февральдә Кырындыда Ватанны саклаучылар көненә багышланган көрәш бәйгесе уздырыла.
Февраль аенда шәһәр Советы депутатлары халык белән очрашулар уздыралар. Үзеңне борчыган сорауны, моң-зарыңны җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек бу.
Авыл халкы һәм Әгерҗе шәһәрендә яшәүчеләр үзара салым акчасы җыюның шул төбәктәге проблемаларны хәл итүдә зур әһәмият уйнавын тулысынча аңлаганнардыр инде. Бигрәк тә соңгы елларда, Хөкүмәт халыктан җыелган һәр бер сумга дүрт сум өстәгәндә, шактый гына проблемалар хәл ителә.