ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2016 ел
җомга

Адәм баласының үз-үзен кая куярга, нишләргә, кемгә барып эчен бушатырга, күңелен тынычландырырга, баласы, әти-әнисе, укытучысы якын туганы белән ничек уртак тел табарга белмәгән бик авыр чаклары була. Сине аңлардай, күңелеңне дәвалардай кеше каян табарга, кая барып бәрелергә? Бу атнада Әгерҗедә 4нче мәктәп базасында ачылган “ЯР“ психология үзәге һәркемгә ярдәм күрсәтергә әзер.

Мәгариф өлкәсен 2016 елда нинди яңалыклар көтә? Район мәктәпләре директорлары,  уку-укыту эшләре буенча директор урынбасарлары катнашында узган киңәшмәдә сүз, нигездә, шул хакта барды.

 


4
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Касай авылында яшәүче Маһира апаны Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Рамазанов И.Г., район башлыгы урынбасары Нурисламов Р.Т. 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр.


3
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Кадыбаш мәдәният йорты һәм китапханәсе тарафыннан “Чигешләргә салган халкым, күңелендәге якты моңнарын...” дип исемләнгән ,авылыбыз осталарының кул эшләренә – чиккән сөлге , кулъяулыкларга  багышланган кичә булды.

Бүген Кадыбаш авылында яшәүче Сания апа Башарованы район башлыгы урынбасары Р.Т.Нурисламов, Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Рамазанов И.Г. юбилее-90 яшьлек гомер бәйрәме белән тәбрикләделәр.

Җыелыш  Кадыбаш мәдәният йорты һәм китапханәсе  белән  берлектә  әзерләнгән “Чигешләргә салган халкым, күңеленең якты моңнарын” дигән концерт программасы һәм презентация белән башланып китте.

Польшаны саклаганда батырларча һәлак булган дәү бабабызның каберенә чәчәкләр салу турында күптәннән хыяллана идек без. Узган ел Польшага баруыбыз күңелдә озак сакланыр әле.

 

Бик күпләрдә иҗат уты дөрләткән җырлы-моңлы Салагыш җире районыбыз каләм осталарын, әле иҗат дигән диңгездә яңа гына йөзә башлаган укучыларыбызны XV “Көмеш каләм“ фестиваленә җыйды.

 

Республикабызда 95 ел нәшер ителүче “Татарстан“ журналының 2016 елдагы беренче санында Әгерҗе районы һәм аның кешеләренә багышланган махсус сәхифә дөнья күрде. 

“Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү“ республика бәйгесенә йомгак ясалды. Төньяк-Көнчыгыш зонада “Авыл җирлекләрендә үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү“ номинациясендә Девәтернә авыл җирлеге өченче урынга лаек булды. Котлыйбыз! 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International