ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Кичә 4нче мәктәп базасында “Берег“ дип аталган психологик үзәк ачылды.

 

КИЧКЕТАҢ авыл җирлегендә 2015 елда 23 кеше вафат булган, 3 бала туган.  Ә 2014 елда нибары бер нәни дөньяга килгән. Бик тә борчуга сала торган саннар бу.


2
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Әгерҗелеләр бик тиздән “Авангард“ кинотеатрының заманча залында яңа фильмнарның премьераларын чыккан көнендә үк карый алачаклар. Шунысы аеруча кызыклы, яңа фильмнарны 3D форматында махсус күзлек киеп карау мөмкинлеге дә булачак. 

Спорт сөюче укытучылар өчен 30-40 тапкыр отжимание ясау берни түгел. 30 градус ачы салкында җилгә каршы чаңгыда җилдерү дә чүп кенә икән. Әнә, зал уртасында ике гүзәл ханымның аркан тартышканын күрегез тагын... Егылсалар да сикереп торалар, икенче көнгә тәннәре авыртачагын да уйлап тормыйлар. Максат бер: көндәшне җиңәргә!

 

Кырындының иң өлкән кешесе, сугыш һәм хезмәт ветераны Мөнәвәрә апа ЯХИНА бүген 95 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

 

Иж-Бубый мәчете имам-хатибы Котдус хәзрәт СӘЛӘХИЕВны башка мәхәлләләргә, Әгерҗе, Ижауга дини мәҗлесләргә дә еш чакыралар. “Аның вәгазьләрен тыңлаган саен тыңлыйсы килә“, диләр кардәшләребез олы хөрмәт белән.

 


29
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Кырынды авыл җирлегендә узган гражданнар җыенында авыл җирлегендә 2015 елда эшләнгәннәргә йомгак ясалды һәм 2016 елга планнар билгеләнде.  Халыкны борчыган проблемалар да уртага салып сөйләшенде. Әлеге проблемаларның берсе – кырындылыларның юл буенда сәүдә итүләренә кагылышлы.

 

Салагыш җирлегендә яшь каләм осталарының унбишенче “Көмеш каләм“ фестивале узды.

Бу атнада районның яшьләр берләшмәләре һәм иҗтимагый оешмалары вәкилләре узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясап, 2016 елга бурычлар билгеләдер.

 

6 февральдә Әгерҗе хастаханәсендә (Әгерҗе, Энергетиклар урамы, 2нче йорт)  Ачык ишекләр көне  уза. Әлеге чарага Әгерҗе районының чыгарылыш сыйныф укучылары чакырыла.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International