Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган ел республикабызда аерылышу процессын катлауландырырга дигән тәкъдим белән чыкты. Ягъни аерылышу турында гариза язганнан соң уйланырга бирелә торган вакытны бер айдан өч айга кадәр озайтырга дигән фикер яңгырады.
2016-17 уку елында шәһәрдә – 350, авылларда 130 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керер дип көтелә. 1 февральдән шәһәр мәктәпләрендә балалары мәктәпкә баручы ата-аналардан гаризалар кабул итә башлыйлар.
Бүген 4нче мәктәптә район укытучыларының III Кышкы спартакидасы узды.
Узган ел районда 410 сабый дөньяга килгән: 201 малай, 209 кыз.
Татарстан һәм Башкортстан халкы әйтеп бетергесез зур югалту кичерә. Әле күптән түгел генә Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган җырчы Вәсилә Фәттахова арабыздан китте...
Чаллыда “Мини-футбол – мәктәпкә“ Бөтенроссия проектының республика ярышыннан 2нче мәктәпнең кызлар футбол командасы җиңү белән кайтты.
Соңгы елларда гына да Красный борда республика программалары буенча төзекләндерү эшләре башкару өчен федераль һәм Татарстан казнасыннан 32 миллион сумнан артык акча бирелде.
Зур көндәшлек заманында яшәсәләр дә, күп кенә районнарда райполар ябылса да, Әгерҗедә дә, авылларда да район кулланучылар җәмгыяте кибетләре аякларында нык басып торалар әле.
Сарсак-Омгада туып-үсеп, сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән Советлар Союзы Герое Борис ШАБАЛИН исеме ил тарихы битләренә алтын хәрефләр белән язылды. Январь аенда аның тууына 100 ел тулды.
2016 ел Россиядә Кино елы дип игълан ителде. Шул уңайдан РФ Мәдәният министрлыгы Кино фонды белән берлектә заманча кинотеатрлар булдыруга юнәлтелгән программа булдырды.