2016 елдан башлап Әтиләр көне булдырырга ниятлиләр. “Әтиләр көне турында“гы яңа Указ проекты әзер инде. Шушы араларда Россия Президенты аны имзалар, мөгаен.
Зәйдә фигуралы шуу буенча узган ярышларда Әгерҗе спортчылары күп тапкырлар пьедесталга күтәрелделәр.
Ат тәгәрмәченнән люстра, кошларга бизәкләп эшләнгән җимлек, каен тузыннан сыерчык, бурадан эт оялары... Әле болар калдык әйберләрдән генә тудырылган матурлык. Ямурзада яшәүче әтиле-уллы САБИРҖАНОВлар хуҗалыгына – Рафаэль абыйныкынамы, Марсельнекенәме – ишегалларына аяк бассаң, әкият дөньясына эләккәндәй хис итәсең үзеңне.
Җирле үзидарә рәисе Илфат Рамазанов ,мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл иганәчеләре Җәләев Илназ ,Самсонова Йолдыз ,Симаков Раил,3 нче филиал -Кадыбаш бүлекчәсе ярдәме белән Кадыбаш үзидарә җирлегендәге яшәүче инвалидлар өчен аш-су мәҗлесе үткәрелде.
6 декабрь көнне Үтәгән авыл клубында ике егетне - Баязитов Айнур Фирдәвес улы һәм Ибрагимов Айрат Ришат улын армия сафларына озату кичәсе узды.
Бу арада сабыйлары бакчага йөрүче әти-әниләрдән “яңа елдан бакчага түләү тагын арта икән, болай да 2 мең сумнан артык түли идек, тагын күпме булыр инде“, дигән борчулы сүзләрне еш ишетергә туры килә.
Инвалидлар декадасы кысаларында район башлыгы Валерий Макаров, күчтәнәчләр алып, Әгерҗедә өч инвалид баланы тәрбиягә алган Валентина Закирова гаиләсенә килде. Ул балаларның тормыш шартлары, укулары белән кызыксынды.
Быел авыл кешеләреннән еш кына: “Базда бәрәңге чери“, – дигән борчулы сүзләрне ишетергә туры килә. Ә менә Сарсак-Омгадан икенче икмәк игү белән шөгыльләнүче КУДРЯВЦЕВлар бәрәңгеләренең яхшы саклануына сөенәләр.
100 елдан артык бай тарихы булган “СӨЕМБИКӘ“(элекке “Азат хатын“) журналы коллективы 10 декабрьдә көндезге сәгать 1дә Исәнбай авылында җурнал укучылар белән очрашу уздыра.
Түбән Новгородта армспорт буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә ярышлар узды. Татарстан командасы составында безнең районның каты куллы егет-кызлары да бар иде.