ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Икенче ел рәттән тимер юл узелының ветераннар советы, әлеге узелның төрле оешма-предприятиеләрендә эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионерлар арасында спорт бәйрәме уздыра.

 

Кырындыда Фәнис–Миңниса Әхмәтовлар гаиләсендә туып үскән якташыбыз Эльвира Әхмәтова Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары билгеләнде.

“Спорт мәктәбенең иң яхшы балалар тренеры“ республика смотр-бәйгесендә Әгерҗенең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары да катнашты.

Бу шимбәдә Әгерҗенең район Мәдәният сарае каршындагы мәйданында ярминкә гөрләде.

Әгерҗедә яшәүче хезмәт ветераны Хәдичә апа САДЫЙКОВА 90 яшьлек юбилеен балалары, онык-оныкчыклары янында сөенеп каршы алды.


11
декабрь, 2015 ел
җомга

Әгерҗедә гомер кичерүче сугыш һәм мәгариф ветераны Сәүбән Миңнехуҗин 90 яшьлек юбилеена килеп җитте.

 

РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча 14 декабрьдә 12.00–20.00 сәгатьләрдә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында гражданнарны Бердәм кабул итү көне уздырылачак.

Исәнбай авылында яраткан хатын-кыз басмасы “Сөембикә“ журналистлары белән бик тә эчтәлекле, күңелләргә үтеп керердәй матур очрашу узды.  Журналистлар Исәнбай мәктәбе музееның байлыгына сокландылар, очрашуга килүчеләр белән аралаштылар. Исәнбай үзешчәннәренең бик тә матур чыгышлары белән үрелеп барган очрашу күңелләргә ял, рухи азык бүләк итте.    

“Мәчет йә мәдрәсә салуга үз өлешегезне кертә алгансыз икән, сез бәхетле. Мондый бәхет һәркемгә дә тими. Мин Аллаһыга йорт салдым“, – дияргә  тулы хокукыгыз бар, егетләр.

 

Бер ел элек Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов ирекле халык дружиналарын яңадан торгызу турындагы Указга кул куйган иде. Әлеге вакыт эчендә безнең районда ниләр эшләнгән? Әгерҗе дружиначылары ничек эшли? Бу хакта сөйләвен үтенеп, полиция начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Радик ВАҺАПОВка мөрәҗәгать иттек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International