ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Коры салкын көннәр, кар белән бергә бик тиздән грипп та ишек шакыр. Татарстанда гриппка каршы прививка ясату кампаниясе башланды. Әгерҗе районында балаларга бу мөһим чараны үткәрү төгәлләнеп килә. Хәзер исә өлкәннәр өчен дә гриппка каршы вакциналар кайтты.


20
октябрь, 2015 ел
сишәмбе

2нче мәктәптә укыган, Әгерҗе “Спутник“ командасында иң оста уенчыларның берсе булган Вадим Веселков 15 яшендә вафат.

Район башлыгы Валерий Макаров, һәр иртәне уздыра торган планеркаларны проблемалар күп җыелган урыннарга чыгып, халык белән бергә үткәрүне гадәткә кертте.


19
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

“РИТЭК“ компаниясе уздырган социаль проектлар бәйгесендә катнашырга теләүчеләр елның-елында арта. Быел республикадан 691 проект җиңү өчен дәгъва кылган. Әгерҗе районыннан бәйгегә 25 эш тәкъдим ителгән. Шуның бишесе – төрле номинация җиңүчеләре.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген – 19 октябрьдә аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Яшь чагында гомерләр эш белән һәм балалар, аннан оныклар үстереп ничек тә үтә ул. Ходай бәхетне картлыкка бирсен икән. Мин – бик бәхетле карчык. Улым, кызым һәм киленем тәрбиясендә җәннәттә яшим. Үземнең генә түгел, безнең белән бер түбә астында яшәүче авыру сеңлемнең дә картлыгы бәхетле.

Россия Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне эшләми торган ял көне булып санала.


16
октябрь, 2015 ел
җомга

Бүген 15 октябрь көнне Тәбәрле авылында зур күркәм бәйрәм, зөбәрҗәт туен уздыралар

Якташыбыз Ирек ШӘРИПОВ: “Тынычлыкның кадерен, үлгәннәрнең каберен белергә кирәк“

Исәнбайда ялган аракы сатканнар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International