24-26 август көннәрендә Мәскәү каласында Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре оештырыла. Әлеге чарада Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин да катнашачак.
ВАНЯГИНА Лариса Ивановна “Росгосстрах“ ширкәтенең Әгерҗедәге филиалы агентлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде.
22 августта, ягъни шимбә көн, Әгерҗедә ишегалды бәйрәме һәм республика Президенты программасы буенча төзелгән спорт мәйданчыкларын ачу тантанасы була.
Узган җомгада Варкләд-Бодьяда митинг узды. 1941 елда Смоленск өлкәсе Ельня шәһәре тирәсендә һәлак булган авылдашлары Василий ПЕТРОВның җәсәден бу көнне туган авылына алып кайтып җирләделәр.
Узган елның язында Красный борда мәчет төзелә башлаган иде.
Шушы көннәрдә Татарстанда хайваннар арасында котыру чирен кисәтү максатыннан икеайлык башланып китте. 17 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк бу чараны уздыру юкка түгел, билгеле. Агымдагы елда республикада хайваннарның котыру чире йоктыру очраклары узган ел белән чагыштырганда 6,3 тапкырга күбрәк (!) ачыкланган.
“Бер ел эчендә Әгерҗегә шулкадәр ияләштек, әйтерсең, гомер буе биредә яшәгәнбез. Безгә мондагы яшәү шартлары да, шәһәр халкы да бик ошый“, – ди моннан бер ел элек Донецк өлкәсенең Зугрэс шәһәреннән кайтып төпләнгән биш балалы Елена–Олег КОЗАЧУК гаиләсе.
Варкләд-Бодьяда тантаналы митинг узды. Ул якташыбыз Василий Петровның җәсәден әлеге авылга алып кайтып җирләүгә багышланды.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген – 16 августта болытлы әмма җылы һава торышы саклана.
29 августта шәһәребездә өченче тапкыр “Әгерҗе аккорды“ гитара фестивале уза.