Әгерҗе район Мәдәният сарае каршында ай уртасында һәм ахырында ярминкәләр уздыру матур традициягә әйләнеп бара.
Быел районда беренче тапкыр “Яңа уку елына иң яхшы әзерләнгән мәгариф учреждениесе“ смотр-бәйге уздырылды.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үзенең рәсми сайтында «Мәгариф» илкүләм өстенлекле проекты кысаларында уздырыла торган, акчалата бүләкләүгә лаек иң яхшы укытучыларны сайлап алу буенча бәйге җиңүчеләре исемлеген урнаштырды. Әлеге исемлектә – 2015 елда җиңү яулаган 65 педагог. Аларның 26сы – 200 мең сум грантка лаек булучылар. Шулар арасында 1нче гимназия укытучысы Әлфинә РИЗВАНОВА да бар.
Әгерҗе локомотив депосының кызыл почмагына тимерьюлчылар, шәһәр халкы белән очрашуга килгән район башлыгы Валерий Макаров эшлекле сөйләшүне: “Безнең районда бүген 30га якын республика һәм Президент программасы эшли“, – дигән сүзләрдән башлады.
Красный борда моңа кадәр мәчет юк иде. Мөселманнар дини бәйрәмнәргә йә зиратка, йә интернатка җыелдылар. Узган елның язында Аллаһ йортына нигез салынган көн алар өчен зур бәйрәмгә әверелде. Уртак тырышлык белән төзелгән әлеге мәчет районда иң күркәм Аллаһ йортларының берсе булыр, мөгаен.
Тиздән Әгерҗенең иң матур урынында “Яшьлек“ паркы ачылачак. Биредә бу көннәрдә кызу эш бара.
29 августта Әгерҗедәге “Орешник“та оешма-предприятиеләр арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган традицион Туристик слет уздырыла.
Кайсы гына бала Белем көнен көтеп алмый икән?! Бигрәк тә 1 сыйныфка баручылар мәктәпкә барырга алдан ныклап әзерләнәләр. Күпләр инде мәктәп формаларын киеп көзге янында бөтерелеп караганнардыр, букчалардагы дәфтәр-карандашлар да берничә тапкыр бушатылып тутырылгандыр.
Матур традиция буенча, район Мәдәният сараенда яңа уку елы алдыннан “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит“ акциясенең йомгаклау тантанасы узды.
Узган атнада Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар ФАТЫЙХОВ Әгерҗе үзәк хастаханәсе коллективы белән очрашуда әнә шушы сорауга җавап эзләде.