ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2015 ел
чәршәмбе

55 ел элек салынган Иж-Бәйки авылы кибетен күп кенә юлчылар танымый торадыр бүген. Ике атна эчендә Ринат Арасланов җитәкчелегендәге МСО төзүчеләре бик матур итеп төзекләндереп куйдылар аны. Чәршәмбе көнне кибет кабат үз ишекләрен ачты.

Казанда бу атнада Су спорты буенча дөнья чемпионаты тәмамлана. Әйе, зарыгып көтеп алынган спорт бәйрәме күз ачып йомганчы узып китте. Казан шәһәре соңгы көннәрдә дөнья матбугатында күп тапкырлар яңгырады. Ә аннары ни булыр? Тагын нинди вакыйгалар үзәгендә кайнаячакбыз? Шул сорауларга Казан мэры Илсур Метшин журналистлар белән очрашуда тәфсилләп сөйләде.

“ТАТМЕДИА“ акционерлык җәмгыяте әбунәчеләр арасында уздырылучы “Язылу өчен айпад“ бәйгесенә йомгак ясады.


4
август, 2015 ел
сишәмбе

Әгерҗегә эшлекле визит белән Татарстан премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев килде.


3
август, 2015 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле райондашлар, шәһәребез кунаклары! Барыгызны да зур бәйрәм – Шәһәребез көне белән котлыйбыз.

Бусагада – август. Ә аның беренче якшәмбесе – Һава десантлары гаскәрләре (ВДВ) көне. Быел бу гаскәрләрнең оешуына – 85 ел.


31
июль, 2015 ел
җомга

Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президенты Владимир Путин Казанда Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнаштылар. Татарстан – бүген профессионаллар өчен генә түгел, спорт сөючеләр өчен район-авылларда да шартлар тудырылучы уникаль төбәк. 


30
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

ТМТВ татар музыкаль телеканалы интернет челтәрендә эшли торган веб-радио ачты.

Баланы яңа уку елына әзерләү өчен кимендә 8-10 мең сум акча кирәк. Әмма гаиләдә җан башына айлык керем яшәү минимумыннан да кимрәк булса, нишләргә? Бу очракта сезнең балагызга “Мәктәпкә җыенырга булыш“ акциясе ярдәмгә килә.

Сез шәхси хуҗалыгыгызда яки гаилә фермасында җитештергән ит-сөт ризыкларын, яшелчәгезне, басуыгызда үстергән ашлыгыгызны кайда, ничек сатарга аптырап торасызмы? Һич тә аптырамагыз! Әгерҗе районындагы Яшьләр парламенты сезгә ярдәмгә килә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International