Бүген Татарстан мәктәпләренең 9 сыйныф укучылары татар теленнән Бердәм республика тесты язалар. Безнең районда беренче сынауны 382 укучы тапшыра.
Тестны язу пунктлары – 3нче шәһәр һәм Тирсә мәктәпләре. Имтихан 2,5 сәгать дәвам итә.
2014 ел йомгаклары буенча Татарстан – ил күләмендә хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча бишенче ел рәттән беренче урында. Рейтинг нәтиҗәләре 7 майда Россия Хөкүмәте утырышында яңгырады.
Залилова Г.Ш-ФАП җитәкчесе тема буенча чыгыш ясады. Экраннан РТ Сәламәтлек саклау министры Вафин А.Ю. ның йөрәк һәм кан тамырлары авырулары нилектән килеп чыга,аларны булдырмас өчен нинди чаралар куллану турныдагы чыгышы да күрсәтелде. Күргәзмә оештырылган иде һәм катнашучыларга медицина ярдәме дә (кан басымнары үлчәү) күрсәтү булды.
Әгерҗедә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантанада әлеге тарихи бәйрәмгә әзерләнүдә ярдәм иткән “Агро-Кама“ ширкәте директоры Ленар Нургаянов, “СтройГрад“ җитәкчесе Илнур Мифтахиев, “Строй-Гигант“ директоры Тигран Агаджанянга Татарстан җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
“Җиңүнең 70 еллыгында ике улыма, оныкларыма, оныкчыкларыма бәяләп бетергесез истәлекле бик зур бүләк калдыруыма сөенеп йөргән көннәрем әле“, – ди сугыш һәм тимер юл ветераны, Әгерҗе шәһәренең мактаулы граҗданины Шәүкәт ага Акбашев.
Җиңү көнендә Әгерҗе стадионында узган спорт бәйрәмен тамаша кылганнар районыбызның яшь спортчылары белән, чын мәгънәсендә, горурланганнардыр.
Митингта сугыш һәм тыл ветераннарын авыл җирлеге башлыгы Сираев Ф.Ф., район Советы депутаты һәм җаваплылыгы чикләнгән “ ЖилэнергоСервис” ширкәтенең директоры Ямалиев И.И., ветераннар Советы рәисе Таҗетдинов Р.И., оешма җитәкчеләре кайнар котладылар. Балалар бакчасы нәниләре һәм укучылар үзләренең матур чыгышларын күрсәттеләр. Исәнбай урта мәктәбе коллективының “ Үлемсез полк” хәрәкәте белән митингка төшүе аеруча игътибарга лаек булды. Митинг Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны һәм кайтып үлгәннәрне искә алу, һәйкәл каршына веноклар салу белән тәмамланды.
Бүген Татарстан мәктәпләренең 9 сыйныф укучылары татар теленнән Бердәм республика тесты язалар. Безнең районда беренче сынауны 382 укучы тапшыра.
Тестны язу пунктлары – 3нче шәһәр һәм Тирсә мәктәпләре. Имтихан 2,5 сәгать дәвам итә.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, адәм баласының яшенә, миллләтенә һәм диненә карамастан, һәркемгә якын булса да, ил азатлыгы өчен фронтта һәм тылда көрәшкән ветераннар, дәһшәтле сугышта әтиләрен югалткан сугыш чоры балалары өчен аеруча газиз, кадерле. Шатлыклы да, күз яшьле дә бу бәйрәм көнне аягында йөри алган һәр ветеран Җиңү мәйданына килергә тырышты.
Митинг мәктәп укучыларының парады белән башланып китте .Ветераннарны бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Нурисламов Р.Т. һәм Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Рамазангов И.Г. котлады Һәйкәлгә һәр оешма тарафыннан веноклар салынды . Митинг мәктәп укучыларының чыгышлары белән үрелеп барды .Тыл ветераны Шайхиев Йосыф абый елый- елый ул дәһшәтле еларда ничек эшләгәннәрен , яшәгәннәрен сөйләде.
Уку елының дүртенче чирегендә без – Әгерҗе шәһәре Таҗи Гыйззәт исемендәге 3нче мәктәп һәм 1нче гимназия татар теле һәм әдәбияты укытучылары – “ТНВ каналындагы “Тамчы-шоу“да төшеп кайттык.