Кичәнең беренче бүлегендә драматург Туфан ага Миңнуллинның “Әнилә һәм бәбиләр” драмасына нигезләнеп “Хатын-кыз бәхете” исемле спектакль куелды.
22 мартта Әгерҗе шәһәрендә һәм авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдум үтәчәк.
Һава температурасы төннәрен минус, көндезләрен плюс булган очракта язгы ташу әллә ни куркыныч булмаячак. Бу – ташуны булдырмый калуга иң яхшы температура, диләр белгечләр. Әмма сакланганны Ходай саклый.
Әгерҗе Мәдәният сарае өч көн балалар тавышыннан гөр килеп торды. “Йолдызлык“ республика фестиваленең зона турына Актаныш, Минзәлә, Мөслим һәм Әгерҗе районнарыннан җыелган иң сәләтле йолдызчыкларны Казаннан килгән дәрәҗәле жюри иң нечкә иләктән үткәреп сайлады.
18 мартта сәгать 11дә районыбыз эшмәкәрләрен хакимиятнең актлар залына очрашуга чакыралар.
23 нче февраль, 6 март көннәрендә Шаршады авылында тыл ветераннарына Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел тулу уңаеннан юбилей медальләре тапшырылды. Илебезгә үзләренең фидакарь хезмәтләре белән җиңү китергән ветераннарга югары бүләкне Шаршады авыл җирлеге башлыгы Баһаутдинов Вәсил Харрас улы һәм район Советы депутаты Әхмәтшин Булат Әнвәр улы аларның өйләренә барып тапшырдылар.
Азёво мәктәбендә Бөек Җиңүгә багышланган Аҗаган -2015 хәрби спорт уеннары булып узды. Бу ярышта Азёво, Бима, Красный Бор урта мәктәпләре катнашты. Бәйге зур энтузиазм белән бик актив үтте. Оештыручылар төпле әзерләнгәннәр. Җиңүчеләр Грамоталар белән бүләкләнделәр.
Быел районда 5484 кеше диспансерлаштыру узарга тиеш.
Ижауда яшәүче эшмәкәр Вилнур Галиев туган авылы Кырындыда көрәш бәйгесе уздыру өчен 250 мең сум акча бирде. Шуның 115 мең сумына көрәш келәме сатып алдылар, калган акча көрәшчеләрне бүләкләүгә тотылды.