ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Тагын бер ел артта калып бара. Бу көннәрдә һәрберебез Яңа ел алды мәшәкатьләре белән мәшгуль. 2015 елны – Кәҗә яки сарык елын каршыларга җыенабыз.

Яңа ел алдыннан Татарстанда, гадәттәгечә, янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Бу чорда республикада янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штрафлар күләме шактый арта. Шулай да, халыкның аларга әллә ни исе китми, ахрысы. Бәйрәм төнендә алар әлеге кагыйдәләр турында, гомумән дә, оныта кебек...

Ленин исемендәге колхоз, “Нур“ хуҗалыгы, “Агро-Кама” ширкәтенең икенче участогы... Механизатор, баш инженер, хуҗалык җитәкчесе, идарәче... Язмам “Агро-Кама” ширкәтенең “Варкләд-Бодья“, “Кичкетаң“, “Кырынды“, “Яңавыл“, “Көчек“ бүлекчәләрен берләштергән икенче участогы җитәкчесе Ильяс КӘРӘМИЕВ турында.


24
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

Районда Чыршы бәйрәмнәре 24 декабрьдә иң сәләтле, мәдәни, спорт ярышларында җиңүчеләр өчен оештырылган Яңа ел тамашасы белән башланып китте.

Яңа ел алдыннан халыкның кибетләрне “штурмлавына“ күнегеп бетсәк тә, быел Әгерҗедәге “Магнит“, “Эссен“, “Провиант“, “Пятерочка“ кебек сәүдә үзәкләрендәге чиратны күреп исләр китә. Әллә халык бәяләр күтәрелүдән куркып запас җыярга ашыга, әллә акчасы күп...

“Әгерҗе хәбәрләре“ - Ел лидеры.


23
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

Иписез аш – ярты аш, дип юкка гына әйтмәгән татар халкы. Соңгы көннәрдә әлеге гыйбарә аеруча актуаль төс алды кебек. Россия кибетләрендә ипинең хакы күтәрелгәннән-күтәрелә. Татарстан Хөкүмәте исә халыкны республикада икмәк бәясен контрольдә тоту өчен барысы да эшләнә, дип ышандыра.

Хокук саклау хезмәткәрләре мошенниклардан сак булыгыз дип гел кисәтеп торсалар да, алар кармагына кабучылар әле дә очрый.

Ни хәлең бар, кеше-туганым?


22
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

24 декабрьдән районыбызда балалар өчен Чыршы бәйрәмнәре башлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International