Татарстан амнистиягә эләккән оффшордан кайтарылган акчалар белән эшләргә, алар өчен инвестиция проектлары тәкъдим итәргә әзер. Россия Хөкүмәте дә бу өлкәдә республикага зур өметләр баглый. Алар фикеренчә, Татарстан – оффшор акчаларын кайтару өчен иң уңай төбәкләрнең берсе.
5-15 декабрьдә “Әгерҗе хәбәрләре“нә ташламалы шартларда арзанрак бәягә язылу акциясе игълан ителгән иде. Декада барышында “Әгерҗе хәбәрләре“нә 373, “Агрызские вести“га 523 кеше язылды. Редакция алар арасында призлар уйнатты.
Иң яхшы тренер.
Робот-трактор, робот-танк, робот-кеше... 2нче шәһәр мәктәбендә робототехника түгәрәгенә йөрүче укучылар үзләре ясаган роботларга әнә шундый кызыклы атамалар биргәннәр. Алар роботларны төрле “командалар“га буйсынырга да өйрәтәләр.
“Син Аллаһыны беләсеңме?“ “Нәрсә ул иман?“ “Мөселманга нинди сыйфатлар хас булырга тиеш?“ Әгерҗенең “Нур“ мәчетендә шушы һәм башка темаларга вәгазь сөйләү оештырылачак.
Әгерҗедә Рөстәм Майоров шәкертләре, кобудо буенча Түбән Камада узган республика ярышында катнашып, 11 медаль яулап кайттылар. Бу Яңа ел бәйрәменә яшүсмерләрнең үзләренә, әти-әниләренә һәм, әлбәттә, тренерга олы бүләк булды.
2015 елдан бүген гамәлдә булган пенсия системасы төптән үзгәрә. Бәхетле картлыкта яшәү өчен “ак” хезмәт хакы алырга һәм тиешле стаж җыярга кирәк. Шулай ук пенсиягә чыгу вакыты җитеп тә, эшләгән кешеләрнең пенсиясе бермә-бер югарырак булачак.
Ленар Фәрид улы НУРГАЯНОВ “Агро-Кама“ ширкәте директоры итеп билгеләнде.
Карагыз, кемнәр килә.