ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2014 ел
сишәмбе
Бу көннәрдә “Брус“ юл төзүчеләре шәһәребезнең Шаралапов һәм Набережная урамнарын төзекләндерәләр.
24 июльдә район үзәк хастаханәсе табиблары диспансерлаштыру уздыру өчен Көчек авылына киләләр.
28 июльТатарстанда бәйрәм көне дип игълан ителде, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Кибете булмаган 14 кече авылга район кулланучылар җәмгыятенең күчмә кибете сату белән чыга башлады.
Кечкенә авылларда кибетләр булмау халык өчен бик кыен иде. Ниһаять, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән “Татпотребсоюз“ җәмгыяте республикадагы 700 кечкенә авылга хезмәт күрсәтү өчен районнардагы кулланучылар җәмгыятьләренә 100 автолавка бирде. Шуның икесенең безнең районга бирелүенә ничек сөенмисең инде?!
Район башлыгы Кубогына узган көрәш бәйгесендә призлы урын алган көрәшче егетләр “Пятерка“ сәүдә йортының икенче катындагы “Лидер“ кибетенә килеп сертификатларын әйбергә алыштыра алалар.
23 июльдә сәгать 8дән 9га кадәр район прокуратурасы бинасында (Гоголь урамы, 12 йорт) Татарстан прокуроры, юстициянең өлкән киңәшчесе Илдус Нәфыйков халыкны кабул итә.

21
июль, 2014 ел
дүшәмбе
Яңа уку елында 3700дән артык укучы парталар арасына утырачак. Аларның 454е мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керә. Сугыш барган Украинадан кайткан дүрт укучы да яңа уку елын безнең район мәктәпләрендә башлаячак.
Быел җәй безне эссе көннәре белән сирәк сөендерсә дә, җиләк-җимешнең уңышы мул булды. Җир җиләкләре пешеп бетте инде дип, җиләкчеләр үзләрен тынычландырсалар да, Кичкетаңда яшәүче Әлфия ЗАРИПОВА әле узган атнада да чиләк-чиләк җиләк ташыды. Каян табып бетерә торгандыр ул аларны?
Кече Пурга районы оешуга 85 ел тулу уңаеннан 19 июльдә әлеге район үзәгендә “Туган якка сөю белән“ дип аталган зур мәдәни-спорт чарасы оештырыла.

18
июль, 2014 ел
җомга
Төп игътибар оешманың инновацион эшчәнлегенә бирелә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International