ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2014 ел
җомга
Билгеле булганча, 1 марттан башлап, Татарстан мәктәпләрендә дәүләт һәм туган телләрне өйрәнү буенча өстәмә сәгатьләр кертелде. Аның максаты – балаларда дәүләт телләренә карата хөрмәт, туган телләренә карата кызыксыну уяту булды.
Республикада игълан ителгән халык социаль проектлары конкурсына йомгак ясалды.
14 сентябрьдә булачак Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга “Бердәм Россия“ партиясенең төбәк бүлегеннән тәкъдим ителгән кандидатлар исемлеге расланды.
 

17
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда берьеллык үләннәр һәм терлек азыгы катнашмасы 104,4 мең га мәйданнан чабып алынган

Бу планлаштырылган күләмнең 37 процентын тәшкил итә

“Әбинең 94 яшенә кадәр врачка күренгәне булмады. Әле узган ел бераз зиһене китә башлагач докторга алып барган идек, ул, исе китеп, “ә монысы картлык чире инде“ диде“, – ди Мәдинә әбекәйнең оныгы Раушан.
18 июльдән изге Рамазан аеның кадер кичәсе көннәре башлана.
Татарстанның хокук саклау органнары Яшел Үзән, Әлмәт, Бөгелмә һәм Балык Бистәсе районнарында наркотик матдәләр ясау өчен дип утыртылган киндер кырларын ачыклаган. Шунысы мөһим, бу эштә полиция хезмәткәрләренә, беренче чиратта, халык ярдәм итә икән.
23 июльдә сәгать 8дән 9га кадәр район прокуратурасы бинасында (Гоголь урамы, 12 йорт) Татарстан прокуроры, юстициянең өлкән киңәшчесе Илдус Нәфыйков халыкны кабул итә.

16
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Кече Пурга районы оешуга 85 ел тулу уңаеннан 19 июльдә әлеге район үзәгендә “Туган якка сөю белән“ дип аталган зур мәдәни-спорт чарасы оештырыла.
Билгеле булганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Бердәм Россия” партиясенең депутатлыкка кандидатлар исемлегенең башында торырга ризалык бирде. Фирканең Татарстандагы бүлегенең сайлау штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов сүзләренә караганда, бу – Президентның партия эшчәнлегеннән канәгать булуы турында сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International