ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Быел хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе вакытында Татарстаннан 15 егет альтернатив гражданлык хезмәтенә алынырга теләк белдергән. Аларның 7се Казанда “Татарстан почтасы”нда, 2се Чиләбедә өлкә клиник хастаханәсендә, 1әр кеше Чиләбедә өлкәсенең 3 нче клиник хастаханәсендә, Казандагы сугыш ветераннары госпиталенда, Киров шәһәренең Оричи бистәсендәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә, Түбән Новгородның махсуслаштырылган кардиохирургия клиник хастаханәсендә һәм Н.А.Семашко исемендәге өлкә клиник хастаханәсендә, Невинномысск каласындагы химия колледжында хезмәт срогын узачак.
19 апрельдән 28 кадәр районда 10 көнлек ау сезоны ачыла. Ау бары тик суда йөзүче кошларга һәм урман киекләренә генә рөхсәт ителә.
“Без армиягә барудан курыкмыйбыз. Чөнки хәрби бурычны үтәргә хәзердән үк әзерләнәбез“, – диләр армия кул сугышы секциясендә шөгыльләнүче яшүсмерләр.

8
апрель, 2014 ел
сишәмбе

Абонент, үз номерын саклап, элемтә операторын алыштыра ала. Кәрәзле элемтә компанияләренә гражданның бу теләген тормышка ашыру өчен сигез көн вакыт бирелә.

Татарлар туган телебезгә игътибар-ихтирам юк дип борчылса, руслар арасында исә үз телләре кимсетелгән дип санаучылар да бар. Республикабыз мәктәпләрендә татар теле дәресләре мәҗбүри куелуны кабул итмичә, алар инде берничә ел “үз хокукларын” яклый.
Россия киңлекләрендә берьеллык хәрби хезмәткә быел 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк язгы чакырылыш кампаниясендә Татарстаннан 4 меңгә якын егет алыначак. Аларның беренчеләре 14 майда озатыла.
Бүген иртән ТР коткаручылары аерылып киткән боз кисәгеннән 5 балыкчыны коткарган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу хәл Алексеевск бистәсеннән ерак түгел Кама елгасында булган.
17 апрельдә  Россия Президенты Владимир Путин традицион туры линиядә гражданнарның сорауларына җавап бирә.
Ул көнне район Мәдәният сараенда алма төшәр урын да юк иде. 20 яшьлек җырчы якташыбыз Динар ШӘЙМӘРДАНОВ концертына халык әллә кайлардан килгән иде.
Узган атна район юлларында исерек машина йөртүчеләрне “аулау“ буенча рекордлы булды. Автоинспекторлар тугыз закон бозучыны “кармакка эләктерделәр“.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International