ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2014 ел
җомга
Яшьләрнең “Созвездие - Йолдыздык” республикакүләм ачык телевизион заманча эстрада сәнгате фестиваленың суперфиналы 14-17 апрельдә Казанның “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында үткәреләчәк. Фестиваль конкурсларының зона турлары республиканың 10 шәһәре һәм район үзәгендә 1 февральдән 31 мартка кадәр уздырылган булып, 5 яшьтән алып 21гә кадәрге 4 меңнән артык яшь татарстанлы финалга узды. Әгерҗе районыннан 18 яшь талантлы башкаручы катнашачак.

Татарстанда тимер юлны аркылы чыгу урыннарына видеокамералар кую планлаштырыла, диде кичә журналистлар белән очрашуда Горький тимер юлы начальнигы урынбасары Александр Черемнов.

Татарстан Президенты Сабантуй узачак көн билгеләнгән указга кул куйды.

10
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Район мәдәният бүлеге “Иң яхшы клуб учреҗдениесе“ дигән конкурс игълан итте. Анда авыл җирлекләрендәге клуб учреҗдениеләре катнаша ала.

Эш башлаучы фермерларга ярдәм итү һәм гамәлдәге гаилә фермаларын үстерүгә тәгаенләнгән республика программаларында катнашучыларны сайлап алу буенча бәйге старт алды. Бу хакта тулырак белешмәне авыл хуҗалыгы идарәсеннән 22404 телефоны буенча алырга мөмкин.

Татарстанда “2013 ел хәйриячесе“ исеменә лаек булучылар арасында Азево эшмәкәре Рамил ИСМӘГЫЙЛЕВ та бар. Бу гаҗәп түгел: алтын йөрәкле Рамил игелекле гамәлләр кылуын, мохтаҗларга булышуын, эшсезләрне эшле итүен дәвам итә.
Авылларда гражданнар җыеннарында ел саен үзара салым күләмен билгелиләр. Районыбыз авылларында, гадәттә, бу салым кеше башына 100әр сум итеп билгеләнә. Хәзер исә сез биргән бу акчага Хөкүмәт тә өсти. Дүрт тапкырга арттырып!

9
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

Март аенда 39 бала дөньяга килгән.

Аларның 22 –се малай , 17-се кыз. Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә –игезәкләр – Алексей белән Андрей.

48 кеше вафат булган: 25 ир-ат, 23 хатын-кыз.

Язның соңгы аенда - 1, 2, 3, 4, 9,10,11 май - эш көннәре түгел.

Бәйрәм алды буларак 30 апрель һәм 8 майда эш көне 1 сәгатькә кыскарачак.

“Мәдәни салават күпере”район конкурсының зона этабына Исәнбайда старт бирелде. Биредә Исәнбай, Девятернә, Кадыбаш, Үтәгән, Нарат авылларының фольклор ансамбльләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International