ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2014 ел
дүшәмбе

30 меңлек суперприз өчен 5 команда көрәште.

Суыкларга да карамастан, “Россия чаңгысы “ һәм   “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы призына багышланган  бәйгегә 200 дән артык кеше чыкты

 Мәктәпләр арасында һаман да Кулегашлылар призлы урында.

Шәһәр яны поездлары -

 

7 мартта- җомга,  

 

8-9 мартта - шимбә,

 

10 мартта – якшәмбе,

 

11 мартта – дүшәмбе көн расписаниесе белән йөриячәк.

“Өмет” социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәр гаилә әгъзасының кереме 6278 сумнан артмаган гаиләләрнең балаларын сәламәтләндерү лагерьларына  җыя.

Гомер юлы Варкләд-Бодьяда узган, бүген язмыш җиле Алабуганың картлар һәм инвалидлар йорты-интернатына китергән Дарья апай АЛЕКСАНДРОВА  “Канатларым булса, очып кайтыр идем“ дигән җыр юлларын сузганда, аның белән очрашуга килгән авылдашларының күзләре яшьләнде.

21
февраль, 2014 ел
җомга
Эпидемиологлар фаразлавынча, быел грипп февраль ахырларында, март башларында көтелә. Гриппның үзенчәлекләре нидән гыйбарәт булачак? Аннан ничек сакланырга? Бу хакта сөйләүләрен үтенеп, район үзәк хастаханәсе табибларына мөрәҗәгать иттек.

20
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Соңгы көннәрдә аяк астының бозлавыкка әйләнүе шоферларга да, җәяүлеләргә дә бик күп уңайсызлыклар тудырды.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы карары белән бу көннәрдә районыбыздагы балалар бакчаларында “Сәламәт гаиләдә – сәламәт балалар“ исеме астында спорт чаралары узды.
6 мартта Әгерҗегә, 7се – Тәбәрлегә, 8е Кадыбашка яшь сәхнә йолдызы Иркә “Тулы бәхет“ дигән концерт программасы белән килә. Концертта Кырындының җырчы егете Венер Сәлимов та чыгыш ясый.

22 февральдә Боз Сараенда Әгерҗе хоккей лигасы командалары арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган матч-фестиваль була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International