ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2014 ел
җомга

Ун елдан артык ташландык хәлдә буш торганнан соң шәһәребездәге элекке “Авангард“ кинотеатры бинасы ишекләрен ачты. Биредә хәзер – “Авангард“ Яшьләр үзәге. Районыбыз яшьләрен бу тантаналы вакыйга белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да котлады.

26 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әгерҗегә эшлекле сәфәр белән килде.

26
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

Балтачта Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы узды.

1 мартта 11 сәгатьтә “Имәнлеккә” Май чабу бәйрәменә чакырабыз.

Гади халык, бигрәк тә ерак авыллардан килүчеләр, кирәкле документларын җыйганчы  бер бинадан икенчесенә йөреп, озын чиратларда торып алҗып, нервылары какшап бетә иде. Ниһаять, Әгерҗедә дә моңа чик куелыр икән дип шатланырга вакыт җитте, ахры.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган Спартакиада кысаларында район һәм шәһәр мәгариф идарәләре начальниклары арасындагы чаңгы ярышында 49 көндәше арасында Әгерҗе мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина өченче урын яулады.
Бу көннәрдә район хуҗалыкларында көн саен 62 тонна сөт җитештерелә.
Россия Хөкүмәтенең яңа карары нигезендә, коммуналь хезмәтләр өчен ике айлык әҗәте булган кешеләрнең йортындагы газын өзәчәкләр.
Унҗиде көнгә сузылган Олимпиада бер мизгел кебек узып та китте. Сочида узган XXII кышкы Олимпиада Россия тарихы битләренә алтын хәрефләр белән язылачак. Россия спортчылары, 13 – алтын, 11 – көмеш, 9 бронза – барлыгы 33 медаль яулап, хәтта СССР тарихындагы рекордны узып киттеләр һәм зур җиңү яуладылар.

24
февраль, 2014 ел
дүшәмбе

Көн саен сөт саву яхшыра. Бүгенге көнгә 60,0 тонна сөт савып алынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International