ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2014 ел
дүшәмбе

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 25 еллыгына багышланган тантанада бер төркем яхшы укучы һәм актив яшүсмерләргә Россия граҗданины паспорты тапшырылды. Аларга бу мөһим документны Миграция хезмәте начальнигы  Елена Шадрина һәм ТР Хәрби комиссариаты бүлекчәсе начальнигы Илгиз Галиев тапшырдылар. 

21 февральдә  13 сәгать 30 минутта Әгерҗедә “Имәнлек“ ял зонасында “Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасы призына чаңгы ярышлары була. Хезмәт коллективларын, мәктәп укучыларын, спорт ветераннарын чаңгы юлларына чакырабыз! 

Шимбә көнне район Мәдәният сарае әфганчыларның кочаклашып күрешүләреннән, моннан 25 ел элек тау-ташлар арасында башларыннан кичкәннәрен хәтердә яңартып сөйләшүләрдән гөрләп торды. Ә әфганчы ирләре тыныч тормышта вакытсыз арабыздан киткән тол хатыннарның моңсу күзләрендә яшь иде. Авыр сугышлардан исән кайтып, бергәләп балалар үстерер, оныклар сөяр чакта бик иртә китте шул 28 якташ әфганчы ир-егетебез.

Үткән җомгада Әгерҗе станциясенең тимер юл вокзалында административ комиссия, вокзал җитәкчелеге, тимер юл полициясе, суд приставлары һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге катнашында киңәшмә узды.


15
февраль, 2014 ел
шимбә
Мамадышта “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-күзлегеннән” республика бәйгесенең Мамадыштагы зона этабында районыбыздан Девәтернә Мәдәният йорты мөдире Фәнис АРСЛАНОВ һәм 1нче балалар бакчасы мөдире Гөлнара ШУРМАНОВА катнашып, призлы урыннар яуладылар.

17 февральдән “Татфондбанк” бинасында шундый Үзәк эшли башлаячак.

Махсус комиссия 64 фатирда йөреп коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләрне ачыклады.


12
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
“Өмет” халыкка  социаль хезмәт күрсәтү үзәге күп балалы һәм  аз керемле гаиләләргә ярдәм йөзеннән җылы өс киемнәре, аяк киемнәре, оекбашлар, бияләйләр кабул итә.

15 февральдә район Мәдәният сараенда совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулуга багышланган тантана булачак.

Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы уздыру кысаларында Әгерҗе районында Эстафета утын каршы алу чарасын уздыруга зур өлеш керткәннәре өчен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, спорт һәм туризм, яшьләр эшләре бүлекләре җитәкчеләре Илшат Гайнетдинов, Татьяна Сергеева әлеге уеннарны оештыру комитетының генераль директоры Владимир Леоновның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International