Россиядә 1 гыйнвардан «Милли түләү системасы» законының 9нчы маддәсе гамәлгә керде. Аның нигезендә банклар карта хуҗасы рөхсәтеннән башка алынган акчаларны кире иясенә кайтарып бирергә бурычлы.
Сугыш һәм тыл ветераннарының, инде хәзер сугыш чоры балаларының сафы да көннән-көн кими. Әле шушы көннәрдә генә берьюлы ике сугыш ветераны – Әгерҗедән Аркадий Шамшурин, Ермолай Басов белән хушлаштык. Ил азатлыгы өчен утка-суга кергән хөрмәтле ветераннарыбызның саны бүген 49 гына инде. Җиңүнең 70 еллык олы юбилеена алар ничә генә калыр икән...