ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Эчке эшләр бүлегенең Әгерҗе районы дежур бүлекчәсе мәгълүматларына караганда, узган атнада районда административ хокук бозулар, җинаятьләргә кагылышлы 107  хәбәр теркәлгән.
Узган ел районда диспансерлаштыру узарга тиешле 3600 кешенең 2305е генә (планга карата – 64%) үз сәламәтлеген тикшерткән.

Илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга әзерләнә. Тик, ни кызганыч, бу Бөек Җиңүне китергән сугыш ветераннары бармак белән санарлык кына калып бара. Сугыш чоры балалары да бүген җитмештән узганнар бит инде...


17
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Район башлыгы Валерий Макаров “Әгерҗе хәбәрләре“ битләрендә “ҖИТӘКЧЕГӘ СОРАВЫМ БАР“ дигән рубрика ачарга дигән тәкъдим белән чыкты.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гибадуллина Райлә Рәвил кызы җитәкчелегендә укучылар Әгерҗе районы Ямурза авылында гомер кичерүче 80 яшьлек тыл ветераны Шаймухаметова Рәйсә Ризван кызында кунакта булдылар.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте имамнар өчен 3-13 февральдә укулар оештыра.
Менделеев мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе филиалы эшсез калган граҗданнарны бушлай курсларда өстәмә белгечлек алырга чакыра: электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, ЭВМ операторы, автомобиль ремонтлау буенча слесарь, сатучы. Белешмәләр өчен телефон 21073.
31 январьда 3нче мәктәптә район башлыгы Кубогына XII традицион милли татар-башкорт көрәш бәйгесе була.

             Әгерҗе муниципаль районында гражданнар җыелышы быел да иң беренче булып Иске Эсләк авыл җирлегендә башланып китте. Җирлекнең ике авылы Үтәгән һәм Иске Эсләк авыллары халкы җыелган залда авыл җирлеге башлыгы  Галимҗан Гайсә улы Мулләхмәтов очрашуда катнашучы район вәкилләре белән таныштырды. Җыелышның көн тәртибен билгеләгәннән соң, отчет доклады тыңланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International