Шәһәребезнең 75 еллык юбилее уңаеннан район хакимияте “Чәчәк атучы Әгерҗе” бәйгесе игълан иткән иде. Туган шәһәребезнең юбилее көннәрендә әлеге бәйгенең шәхси хуҗалыклар һәм күпкатлы йортлар арасындагы номинациясенә йомгак ясалды. Җиңүчеләрне район башлыгы Валерий Макаров җитәкчеләр катнашындагы эшлекле дүшәмбе киңәшмәсенә чакырып хөрмәтләде.
Туган Әгерҗебез олы юбилеена әзерләнә. Бу шимбәдә, 3 августта, шәһәрдәшләребезне, авыл халкын, Әгерҗе кунакларын гаиләләре, туганнары, хезмәттәшләре, дуслары белән бергәләп Әгерҗенең 75 еллык юбилеен һәм Тимерьюлчылар көнен билгеләп үтәргә чакырабыз.
Бәйрәм тантанасы, ул көнне узачак чаралар турында тулырак сөйләвен үтенеп, бәйрәмне оештыру комиссиясе рәисе урынбасары Римма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВАга мөрәҗәгать иттек.