ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2013 ел
дүшәмбе

Язгы ташу вакытында шәһәребез буенча ага торган Әгерҗе елгасында затор булмасын өчен елга өстен, яр буйларын чүп-чардан, сынып төшкән агач ботакларыннан чистарту буенча район җитәкчелеге чакыруына күп кенә предприятиеләр кушылды.


22
март, 2013 ел
җомга

Табигатьнең үз  кануннары. Әле узган атнада гына температура плюс 5кә кадәр күтәрелгән иде.  Бу шимбәгә исә синоптиклар минус 15-20гә кадәр төшәр, диләр. Кыш ничек кенә бирешергә теләмәсә дә, язгы ташкыннар башланырга да санаулы көннәр калып бара. Шәһәребез һәм авылларыбыз “зур су”га әзерме? Район хакимиятендәге киңәшмәдә авыл җирлекләре башлыклары белән шул турыда сөйләштеләр.

 “Көмеш каләм” яшь иҗатчылар район фестивале быел XIV тапкыр уздырылды. Ул Әгерҗе районы оешуга – 85, Әгерҗе шәһәре төзелүгә – 75 ел һәм Татарстанда “Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланган иде. Салагыш авылы бу көнне районыбызның иҗат әһелләрен, 12 мәктәптән каләм тибрәтүче укучыларны һәм аларның мөгаллимәләрен җыйды.

“Ел тәрбиячесе–2013” бәйгесенең сайлап алу турында 14 тәрбияче катнашты. Аларның алтысы алдагы этапларда да көч сынашты. Ә “Ел тәрбиячесе” исеменә кем лаек булды?


11
март, 2013 ел
дүшәмбе

Ләйсән ШӘЙМӘРДАНОВА –  моннан 10 ел элек Әгерҗедә беренче таксихезмәтен,  5 ел элек кабельле телевидение  оештыручы бизнес-леди.


7
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бу авылдашларымны, чын мәгънәсендә, “табигать балалары” дип атарга була. Чөнки алар елның теләсә кайсы фасылында – табигать кочагында.

Язның тәүге бәйрәме уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров гүзәл затларыбызга менә дигән бәйрәм киче бүләк итте. Залга узганда ук кадетларның котлап чәчәк бәйләме бүләк итүләре бәйрәм кәефе уятты. Чаллының “Энергетик” Мәдәният сарае сәхнә осталарының чыгышлары исә дөнья мәшәкатьләрен оныттырып ял иттерде.

Әниебез Евдокия – озын гомерле нәселдән. Әле аның 101 яшьлек бертуган апасы, 82 яшьлек энесе исән-саулар”, – ди Рәмзия ханым кадерле кешесенең аркасыннан сөеп. 


5
март, 2013 ел
сишәмбе

Узган җомгада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе муниципаль районы Советының 22нче сессиясе эшендә катнашты.

Мәктәп укучылары арасында берничә ай дәвам иткән олимпиадалар төгәлләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International