ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2013 ел
чәршәмбе


ТОРАК ТӨЗЕЛЕШЕ. 2012 елда районда 19553 кв. метр торак мәйданы файдалануга тапшырылды. Аның 1527 кв. метрын предприятиеләр һәм оешмалар, 18026 кв. метрын район халкы үз хисабына һәм кредитлар ярдәмендә төзеде.


АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ. Узган ел барлыгы 249852 центнер сөт  һәм 25880 центнер ит җитештерелде. Ит җитештерү, 2011 елга караганда, 23,1 процентка артты.


2013 елның 1 январена авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, шәхси һәм фермер хуҗалыкларында 22781 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 8944е – сыерлар. Дуңгызлар – 7692, сарык, кәҗәләр 6941 баш.


ХАЛЫКНЫҢ ТОРМЫШ ДӘРӘҖӘСЕ. 2012 елның декабрендә районда уртача хезмәт хакы 23070 сум булды. Иң югары хезмәт хакы тимер юлда – 35923, иң түбәне предприятие һәм учреждение ашханәләрендә – 6223 сум. Төзелештә – 29932, элемтә тармагында – 17679, мәгарифтә – 15648, сәламәтлек саклау тармагында 16712 сум.


ДЕМОГРАФИЯ. 2013 елның 1 январена районда 36436 кеше яши иде. Аның 19749ы – шәһәрдә, 16689ы – авылда. Узган ел районда 511 сабый туды, 541 кеше вафат булды. Ел дәвамында районга 789 кеше күчеп килде, 728 кеше күчеп китте. 2012 елда 257 пар гаилә корды, 141 пар аерылышты.

Ул көнне район Мәдәният сараена иң асыл, эштә уңган, кыю, тәвәккәл, мохтаҗларга һәрчак ярдәм итүче чын ир-егетләр җыелган иде. Ә гүзәл затларыбыз, балалар аларга мәдхия җырладылар, чын йөрәктән яратуларын белдерделәр.


26
февраль, 2013 ел
сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпкәчә һәм башлангыч сыйныфта укучы һәр бала өчен җаваплы кеше билгеләргә әмер бирде.


20
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
Моннан 11 ел элек ЮНЕСКОның 21 февральне Халыкара туган тел көне дип игълан итүе очраклы гына түгел. “Дөньяның югала баручы телләре” дигән Атласта күрсәтелгәнчә, Россиядә 136 (!) телгә юкка чыгу куркынычы яный. Алар арасында ут күршеләребез удмурт һәм башкорт телләре дә бар. Һәм бу гаҗәп тә түгел, чөнки телнең яшәү сәләте шактый дәрәҗәдә дәүләтнең теге йә бу телгә булган мөнәсәбәтенә бәйле.
Кичкетаң халкы, нинди генә проблемасы булса да, ярдәм итәчәкләренә, һичьюгы, төпле киңәш бирәчәкләренә ышанып, авыл җирлеге Советына килә. Шуңа күрәдер инде гражданнар җыелышында мәгариф ветераны Миндар Мирсәяпов: “Кичкетаң җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев –  безнең бәхетебез ул”, – дигәч халык гөрләтеп кул чапты. Җыелышта гади халыктан мондый олы бәя ишетү һәр җитәкчегә дә тәтеми ул.

18
февраль, 2013 ел
дүшәмбе

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 15 февральдә 24 ел тулды. Тик Әфганстан һәм Чечня җирләрендә хәрби хезмәт  үткән солдатларның, бу сугышларда газиз улларын югалткан аналарның 24 сәгатькә дә исеннән чыкмый ул дәһшәтле еллар. Интернационалист сугышчыларны искә алу чарасында да күңел, ирексездән, әлеге елларга кайтып, йөрәк сыкрады.


14
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Узган шимбә районыбыз спортчылары өчен онытылмас истәлекле мизгелләргә бай булды. Шәһәребезнең 3нче мәктәбендә 2012 елдагы спорт тормышына нәтиҗәләр ясап, иң-иңнәрне бүләкләделәр. Район башлыгы Кубогына традицион көрәш бәйгесендә 80нән артык көрәшче бил алышты. Шәһәр оешма-предприятиеләре җитәкчеләре арасындагы дартс ярышында да төз атучылар күп булды.

Узган якшәмбе Әгерҗедәге Имәнлек ял итү зонасы чаңгычылар һәм җанатарларның шат авазларыннан яңгырап торды. Бирегә 400ләп чаңгычы килгән иде. Ә район буенча быел чаңгы юлларына 1000нән артык спорт сөюче чыкты. Шунысы сөенечле, районыбызда сәламәт яшәү рәвешен сайлап, спортка тартылучылар саны елдан-ел арта. Быел – Универсиада елында “Россия чаңгы юллары” традицион ярышында катнашучылар аеруча күп иде.


8
февраль, 2013 ел
җомга
Салагыш авыл жирлегендә узган  гражданнар җыелышы халыкның актив катнашуы белән истә калды.

7
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Күпкатлы йортларга капиталь ремонт уздыру программасы 2008 елда старт алды. Биш ел эчендә районда 104 йорт ремонтланды: шуның 92се – шәһәрдә,  5се – Тирсәдә, 6сы – Красный борда. Озакламый төзүчеләр тагын 7 йортта капиталь ремонт эшләрен башлаячаклар. Аларга элекке елларда төзекләндерелгән йортларда яшәүчеләрнең фикерләрен ишетү бары файдага гына булыр дип уйлыйбыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International