ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе

“Алтын йолдыз” медале, Ленин, ике Кызыл Байрак, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы, өч Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, Советлар Союзы Герое Асаф АБДРАХМАНОВның исемен туган төбәгебездә мәңгеләштереп, Иж-Бубый мәктәбендә узган атнада күренекле батыр якташыбызга истәлек тактасы ачу тантанасы булды.

Халыкны китапханәгә күбрәк тарту максатыннан 2012 елны үзәк китапханә “Әгерҗе районы укый” бәйгесе игълан иткән иде. Узган җомгада сәнгать мәктәбендә бәйгегә йомгак ясау тантанасы булды.

Яңа ел алды көннәре прокуратура хезмәткәрләре өчен шатлыклы мизгелләргә бай булды. Алар күптән көткән өй туена ТР прокуроры Кафил Әмиров яңа җитәкче дә алып килде. Закон сагында торучылар яңа бинага яңа прокурор белән аяк атладылар.

21
декабрь, 2012 ел
җомга
Кышкы салкын көн. Тирә-як тып-тын. Ялтырап чыккан кояш нурларыннан кар җем-җем килә. Өй торбаларыннан чыгучы төтен, үзгә бер матурлык өстәп, туп-туры өскә күтәрелә. Янәшәдәге урманда агачлар ап-ак бәскә күмелгәннәр. Иж елгасы да “йокыга талган”.
19 декабрьдә район Советы депутатлары быелгы соңгы сессиягә җыелдылар һәм көн тәртибенә кертелгән 9 мәсьәләне тикшереп, карарлар кабул иттеләр.
Татарстанда 15 декабрьдән 2013 елның 10 январена кадәр янгынга каршы көчәйтелгән режим кертелде. Бу чорда янгын куркынычсызлыгы  кагыйдәләрен тупас бозганнарга штраф күләмнәре дә арта. Мәсәлән, физик затларга – 2-4 мең, җаваплы затларга – 15-30 мең, юридик затларга 400-500 мең сум штраф каралган.
Узган шимбәдә районыбызга Мари Иле, Башкортостан, Удмуртия, Казаннан, Татарстанның 10 районыннан кунаклар килде. Күләгәш һәм Бима мәктәпләре базасында Мари язуы көненә багышланган регионара фәнни-гамәли конференция узды.
Иң мөһиме – җылы мөнәсәбәт

20
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Алсу ШАҺАЛИЕВА – Әгерҗедә аш-су остасы гына түгел, бик күп яшьләрне кулинария серләренә өйрәткән оста һәм остаз буларак билгеле ханым. Озак еллар ул элекке 105нче училищеда булачак пешекчеләрне укытты, эшкә өйрәтте. Ә хәзер бу эшен 27нче училищеда дәвам итә. Күптән түгел Алсу ханым Италиянең Флоренция шәһәрендә стажировкада булып кайтты. Итальян кухнясы аны нәрсәсе белән шаккатырды икән? Мастер, VI разрядлы аш-су остасы чит илләрдә алган тәэсирләрен  газета укучылар белән дә бик теләп уртаклашты.
Ришвәтчелеккә каршы көрәш юнәлешендә әкренләп булса да алга китеш сизелә башлады. Үсеп килүче буынның да тлеге мәсьәләгә карашы үзгәрүен тоймый мөмкин түгел. Коррупциягә каршы көрәш атналыгы кысасында Әгерҗенең 1нче гимназиясендә узган түгәрәк өстәл вакытында да бу ачык сизелде.

17
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе
Бик авыр еллар булса да, хәзер мин ун классны өч мәктәптә укуыма сөенәм. Иске Акхуҗа, Көчек, Иж-Бубый – барысы да миңа якын, кадерле. Шул мәктәпләрне сагынып, сыйныфташларым белән очрашу ниятеннән дә кайттым туган якларга”, – диде 40 елдан артык гомерен журналистикага багышлаган язучы якташыбыз Харис ЗАКИРОВ Иж-Бубыйдагы очрашу вакытында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International