ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2023 ел
сишәмбе

ТР Экология министрлыгы вәкиле “Ласка” приютында булды.

ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе идарәсенең экология күзәтчелеген тәэмин итү бүлеге әйдәп баручы белгече Хәмитов Виктор Гапурович Әгерҗе районында балалар һәм яшүсмерләр өчен "Ласка" социаль приютында булды...

Шахмат буенча «Буыннар бәйләнеше» республика турнирының зона этабы узды...

Чарада 5-11 сыйныф укучылары катнашты.

Бүген, 2023 елның 3 апрелендә, Сарсак-Омга лицеенда "Саннар дәресе" узды. Традиция буенча аны Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Әхмәтова Эльвира Фәнис кызы үткәрде...

Күчмә киңәшмә Әгерҗедә иртәгә узачак.

Әгерҗе районы эшмәкәрләрен ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Гарантия фонды вәкилләре катнашында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәгә чакыралар...

3 апрельдән 7 апрельгә кадәр биш катнашучы ТР җыелма командасына эләгү хокукы өчен үзара ярышачак...

Иң күп балл җыйган республика АПК оешмалары конкурста җиңүче булачак.

Татарстанда 3 апрельдән 7 апрельгә кадәр республиканың агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2023 елда язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс узачак...


3
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Әгерҗе районындагы Социаль фонды клиент хезмәте  бүлекчәсе  хәбәр иткәнчә, Россия социаль фонды хезмәт урынында килеп туган бәхетсезлек очракларында зыян күргән татарстанлыларны кыймәтле протезлар белән тәэмин итү юнәлешендә эзлекле эш алып бара. 29 һәм 31 мартта Әлмәттән Валерий белән Әгерҗедә яшәүче Айсафка гомуми бәясе 5 миллион сумнан артык микропроцессор белән идарә итә торган югары технологияле протезлар бирелде...

Стартка чыккан кешеләрнең барысы да бу 60 минутны узды.

1 апрель көнне Әгерҗедә беренче тапкыр чаңгыда узышу үткәрелде. Анда 46 бала катнашты.

Тренер хәбәре буенча чаңгы ярышлары спорт мәктәбе Сергей Чечегов хәбәр иткәнчә, яшь төркемнәре нибары 3 иде. Бу 2009 ел һәм аннан өлкәнрәк, 2010-2012, 2013 һәм аннан кечерәк...

Игенчеләр ике атнага алданрак басуга чыктылар.

Әгерҗе районы игенчеләре язгы кыр эшләренә керештеләр. Старт 31 март көнне “Нәүрүз” ширкәтендә бирелде. Көзге культураларны ашлау гадәттәгедән ике атнага иртәрәк башланды...

Нахак сүзләрне ничек җиңәргә?

Социаль челтәрдә Айгөл Бариевага таш булып яуган сүзләр әле бу гына түгел. Араларында: “Бигрәк ачык күлмәк кигәнсең...” — диючеләр дә, “Ирең үлгәнгә күпме генә вакыт үтте, ә син хәсрәтеңне оныттың да...” — дип уклы сүз төбәүчеләр дә бар. Йөрәктәге ярасына учлап тоз сибүчеләргә Айгөл ничек түзә икән? Күңелен төшермичә яши аламы? Тиң канаты сыну — бер сынау, ә нахак сүзләрне ничек җиңәргә? Айгөлнең үзенә шалтыратып белештек...


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International