ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2021 ел
җомга

Районда БДИ тапшыруга системалы әзерлек бара: практик юнәлешле семинарлар, практикумнар үткәрелә.

Агрыз-Южный сервис локомотив депосында 1 апрельдә ТЭП70БС һәм 2ТЭ25КМ яңа җылылык ташу серияләренә хезмәт күрсәтү буенча «Һөнәре буенча иң яхшы 2021» һөнәри осталык конкурсы үткәрелде.

«Теория» креатив агентлыгы җитәкчесе Илдар Әюпов милли бизәк ясау бәйгесен игълан итә. Гаризалар 25 апрельгә кадәр кабул ителә. Беренче урынга — йөз мең, икенчегә — утыз мең һәм өченчегә ун мең акча биреләчәк. Җиңүчеләр 30 апрельдә билгеләнә.

 

Үтерүгә һөҗүм итүдә шикләнелүче ир-атка карата сак астына алу рәвешендә чикләү чарасы сайланган. Суд чикләү чарасын йорт аресты рәвешендә сайлау турындагы яклау ягының үтенечнамәсен канәгатьләндерү өчен нигезләр күрмәде, дип хәбәр ителә райсудның рәсми сайтында.

Аллаһ илчесе галәйһиссәлам әйткән: «Авырткан урыныңа кулыңны куеп, 3 тапкыр «Бисмилләһ» дип әйткәч, 7 тапкыр болай дип кабатларга:

«Әгуузү билләәһи үә кудератиһи миң шәрри мәә әҗидү үә үхәәзиру».

 

Менә тагын уку елының ахыры якынлаша. Чыгарылыш сыйныф укытучылары, укучылары һәм аларның ата-аналары өчен урак өсте. Хәзер бит заманалар кызык: балаларның алга таба кайсы юлдан китәселәрен уйлап, ата-ана күбрәк кайгыра. Һәрберебезгә үз балабыз бик кадерле, әллә кем итәсе, әллә кем итеп күрәсе килә. Бу табигый хәл инде. Чаманы югалтмасаң.

 

Татарстан Республикасы Инвестицион советының беренче утырышында дүрт проект уңай бәяләнде, шул исәптән Әгерҗе шәһәрендә логистик сәнәгать паркын төзү проекты да.


1
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Яңалыклар кертелсә дә, кызыксынучыларның саны кимеми. Узган ел республикада авыл ипотекасы дәүләт программасы старт алды һәм уңышлы гына эшләп тә китте.

Чәчү кампаниясенә әзерләнү кысаларында аграрийларга федераль һәм республика акчаларын җиткерә башладылар.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Инвестицион советының быел беренче утырышын уздырды. Барлыгы карау өчен биш проект чыгарылды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International