Әгерҗе укучыларының язгы каникуллары ахырына якынлаша. Алар белән бергә балалар китабы атнасы да тәмамланды. Нәни укучылар өчен балалар китапханәсендә каникуллар дәвамында күргәзмәләр, әдәби уеннар, викториналар, тематик очрашулар оештырылды.
(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 37 яңа очрагы теркәлгән. 1 кеше авыруны читтә иярткән, 36 кеше аралашу юлы белән йоктырган.
(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Чәршәмбе көнне Татарстан төньяк циклон йогынтысында калачак, ул республикага көчле җил һәм явым-төшемнәр алып киләчәк.
(Казан, 30 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда 1 апрельдән «ЭКОяз-2021» республика акциясе һәм санитар-экологик икеайлык башлана.
31 мартта “Әгерҗе радиосында” район хәрби комиссары Илгиз Галиев белән әңгәмә узачак.
Бүген 2 нче мәктәпнең яшь педагоглары командасы Казанга “Укытучы 2.0” юнәлешен гамәлгә ашыру кысаларында ТР ИҮА үткәрә торган яшь педагогларның “Педагогическая олимпиада” төбәкара конкурсында катнашу өчен килде.
(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны бер тәүлектә артып, икенчесендә кимергә мөмкин, әмма күрсәткечләрнең көзен күзәтелгән иң югары ноктага җитүе икеле.
(Казан, 29 март, «Татар-информ»). 30 мартта көндез Татарстан территориясендә һава температурасы 10 градуска кадәр җылы булуы көтелә.
(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин һөнәри осталык буенча 45нче WorldSkills Kazan 2019 дөньякүләм чемпионатын оештыруда катнашканы өчен Татарстанның ике вәкиленә Дуслык ордены тапшырды. Хокукый мәгълүмат интернет-порталында шул хакта хәбәр ителә.
Чаллыда яшәүче Камал Хафизов “Что? Где? Когда?” тапшыруында 100 мең акча откан.