ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2021 ел
дүшәмбе

(Казан, 29 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). «Дача амнистиясе»нең гамәлдә булу срогы чираттагы тапкыр озайтылды, ул 2021 елның 1 мартында бетәргә тиеш иде. Моннан тыш, дачаны сатып алган вакытта салым чигерүе акчасын рәсмиләштерергә була. Бүген «Бердәм Россия» кабул итү бүлмәсе Instagram-аккаунтында Татарстан бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнүчеләр өчен әлеге һәм башка яңалыклар турында РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов сөйләде. 

Илдә дә, республикада да, районда да коронавируска каршы вакцинация дәвам итә. Бездә әлеге кампания ничек бара? Аны куйдыру кемнәр өчен аеруча мөһим?

 

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясе белән зарарлануның 38 яңа очрагы ачыкланган. Татарстанлыларның берсе вирусны республикадан читтә йоктырган. 

Оренбург өлкәсендә яшәүче хатын инде 21 ел элек кияүгә чыгуын белеп алган. Ул әлеге никахны дөрес түгел дип тану өчен судка мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Сорочинский район судына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

 

25 март көнне Түбән Кама агросәнәгать көллияте Филиалында "Рус кышын озату" дигән чара узды.  Укучылар кышны үткәрделәр һәм язны спорт чаралары белән каршы алдылар. Шобага салудан соң командалар ярыша башладылар.

26 март көнне өч укучы Каюм Насыйри исемендәге укуларда катнашты, анда Самуткина Василиса икенче булды, Субаева Анастасия 3 урын алды, Михеева Екатеринаның эше диплом белән билгеләнде.

24-28 март көннәрендә Орел шәһәрендә армрестлинг буенча ХХХ Россия чемпионаты узды. Ярышларда илебезнең 50 субъектыннан 400дән артык спортчы катнашты.

Хәтта ябыгу вакытында да, кешенең туклану рационында төрле калориядәге яшелчәләр булырга тиеш. Ябыккан вакытта бәрәңге һәм кукуруз ашарга ярамый диюләре уйдырма. Бу хакта эндокринолог һәм диетолог Олея Гуровага сылтама белән «Звезда» басмасы яза.  

 

Казан циркында филләр катнашындагы тамашалар бүтән күрсәтелмәячәк. Бу хакта циркның рәсми сайтында хәбәр ителә.

 

27 март көнне Әгерҗедә 2005-2006 елларда туган яшүсмерләр арасында "Водоканал" ширкәте Кубогына хоккей буенча Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының ачык беренчелеге узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International