Бүген Кадыбашта гражданнарны кабул итүнең соңгы көне.
2021 елның 25 мартында "Талантлар Радуга" балалар иҗат йорты базасында мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы әгъзалары арасында шахмат турниры узды.
Язгы лагерьда катнашучылар, БИТУМда катнашып, республикабызның мәдәни һәм тел күптөрлелеген белү буенча үзләренең акыл сәләтләрен тикшерделәр. "Акыллар көрәше" уены квиз форматында узды.
Росреестрның мөрәҗәгать нәтиҗәләре буенча Россиянең Федераль монополиягә каршы хезмәте (ФАС) "Яндекс" компаниясенә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан белешмәләр бирү буенча онлайн-хезмәтләр тәкъдим итүче игезәк сайтлар рекламасын туктатырга күрсәтмә бирде. "Россия кануннары нигезендә, мондый дәүләт хезмәтләрен күрсәтү бары тик Росреестр компетенциясенә генә кертелгән, ә дәүләт хезмәтләрен арадашчылар аша сату мөмкинлеге каралмаган" - диелгән ФАС хәбәрендә.
24 март көнне 3нче мәктәптә "Карл Маркс урамы нинди булачак?" темасына иҗтимагый фикер алышу булды.
Гадәттә, кызыл чөгендер озак пешә, аңа суын өстәп торасы, чәнечке белән тишкәлисе була. Чөгендерне тиз пешерү ысуллары киңәшләр сайтында чыкты.
22 мартта Татарстан Диния нәзарәтендә Голәмәләр һәм Казыйлар шурасының киңәйтелгән утырышында хәзрәтләр рамазан ае башлану һәм тәмамлану вакытын, тәравих намазында укыла торган рәкәгатьләр санын, фидия һәм фитр сәдакаләре күләмен билгеләде.
Әгерҗе укучыларының язгы каникуллары актив режимда уза. Бүген 4 нче урта мәктәпнең 10 һәм 11 нче сыйныф укучылары коррупциягә каршы көрәш буенча ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларының яшьләр ярдәмчеләре республика мәктәбе кысаларында узган «Гадел квиз» интеллектуаль уенында катнаштылар. Балалар өчен уенны Элина Шамшурина үткәрде.
– Безгә яңа глава җибәрделәр, Туфан абый. Җыйды бу безне берзаман. Матур гына итеп тезелешеп утырдык, элекке райкомның утырышлар залына. Куштаннар алдарак, безнең ише разгилдәйләр – артта. Көтәбез, ни әйтер икән, дип, «яңа себерке». Кай якка себерә башлавыннан ук кем икәнен белергә өйрәнгән бит инде без. Унсигез ел председатель булып эшлим.
2 нче мәктәп яшьләре Казанда "Җиңү-2021" Бөтенроссия хәрби-спорт уенының республика этабында катнашты.