ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Республика эшмәкәрләре өчен онлайн-сәүдәгә ничек уңышлы чыгу темасына бушлай укыту оештырылачак. Мондый мәгълүматны "Маркетплейс.Легко" матбугат хезмәтендә биргәннәр.

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Быел «Үлемсез полк» акциясе узачак. Әмма коронавирус пандемиясе чикләүләренә бәйле рәвештә, чараны уздыру форматы турында фикер алышу бара әле. Бу хакта бүген брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. 

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда дүрт көн дәвамында Идел буе регионында эшли торган социаль театрлар эшчәнлеген күзәтү мөмкинлеге бар. ТР Милли китапханәсе киңлекләрендә инклюзион театрларның беренче региональ фестивале башланып китте. 

Яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгару мәсьәләсе кичектерелде.

 

Исәнбайда Нәүрүз бәйрәмен күңелле, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп уздыралар. Быел да анда бөтен авыл халкы катнашты. Учакта ботка пеште, уңган ханымнар һәркемне тәмле коймак һәм хуш исле чәй белән сыйладылар.

 

Туган телемдә сөйләшү күңелемне иркәли, татар җыры, татар моңы авыр кичерешләрдән арындыра, рухи биеклекләргә күтәрә.

 

3нче мәктәптә татар теле укытучылары 1-10 сыйныфның татар төркемнәрендә укучылар өчен яз бәйрәме – Нәүрүз уздырганнар.

 

Татарстан районнарында Сабантуй быел 11-13 июнь көннәрендә узачак. Социаль челтәрләрдә әнә шундый хәбәр таралды. Татарстан Президентының матбугат хезмәтендә бераз сабыр итәргә киңәш иттеләр.

 

Татарстан язгы ташуга әзерме? Министрлар Кабинетында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча комиссия утырышы узды.

 

24 март көнне Әгерҗе шәһәренең үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге үткәрә торган "Росквиз" интеллектуаль уенында катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International