Татарстанда 2020 елның унике аенда уртача хезмәт хакы 2019 ел белән чагыштырганда 5,6 процентка арткан һәм 39,5 мең сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта, иң югары хезмәт хакын галимнәр, икътисадчылар һәм геологлар ала
24 мартта 18:00 сәгатьтә Әгерҗе шәһәренең 3нче урта мәктәбендә Карл Маркс урамындагы төзекләндерү проекты буенча беренче гомумшәһәр фикер алышуы узачак. Архитекторлар онлайн сораштыру, интервью һәм шәһәр халкы белән очрашулар нигезендә эшләнгән беренче эскизларны тәкъдим итәчәкләр.
2021 елның 15 мартыннан 26 мартына кадәр "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит" Бөтенроссия акциясенең 1 этабы уздырыла.
Район мәктәпләрендә язгы лагерьлар эшли башлады. Мәсәлән, Тирсә урта мәктәбендә "Профи" лагере исеме юкка гына сайланмаган, лагерь профориентация юнәлешенә нигез итеп алган.
Удмуртиянең Татар иҗтимагый үзәге, Республиканың Милли-сәясәт министрлыгы, Халыклар Дуслыгы йорты ярдәмендә “Зәңгәр шәл” республикакүләм үзешчән театрлар фестиваль-конкурсы уздырды.
22 мартта Әгерҗедә юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр иткән идек. Район ЮХИДИ бүлегендә "Әгерҗе хәбәрләренә" аңлатуларынча, машина йөртүче җәяүлене бәрдергән.
2021 елның 17 мартыннан 30 мартына кадәр Татарстанда «Язгы каникуллар» оператив профилактик чарасы уза.
2021 елның 17 мартында “ГТО көннәре”ндә “Әгерҗе ОВЗ балалары өчен интернат-мәктәбе” ДБМУнең башлангыч сыйныф укучылары өчен “Күңелле стартлар” спорт бәйрәме үткәрелде.
Әле кайчан гына 1 сентябрь иде. Уку елы тәмамланырга да ерак калмый. Бу чорны бигрәк тә быел мәктәп тәмамлаучылар дулкынланып көтәдер. Чөнки аларның имтиханнар тапшырып, алга таба барыр юлны сайлыйсылары бар. Быелгы сынау чорында укучыларны нинди яңалыклар көтә соң?
2021 елның 20 мартында Әгерҗе 2 нче мәктәп базасында әти-әниләр бөтенроссия акциясенә кушылды һәм БДИ яздылар.