2021 елның 12 мартында Юдино бистәсендә чаңгы ярышларында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы зачетында Әгерҗе муниципаль районы вәкилләре катнашты.
Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән.Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигезшләшкән вакытын исәпләгәннәр.
23 мартта "Наз" приютының тәрбия - тернәкләндерү эшләре буенча директор урынбасары Егорова Олеся Ильясовна балаларга 2022 елда Казанда узачак Бөтендөнья кышкы Олимпиада турында сөйләде.
26 март көнне Әгерҗенең "Орешник" паркында "2021 елгы чаңгы сезонын ябу" ярышлары узачак.
18 март көнне Балалар сәнгать мәктәбендә ТРның туган теле һәм халык бердәмлеге елына багышланган “Туган як моңы” концерты булды.
Россия Федерациясе хөкумәте даими рәвештә квалификацияләрен күтәрергә кирәк булган һөнәр ияләренең пенсиягә вакытыннан алда чыгу кагыйдәләренә керткән үзгәрешләрне раслады. Бу хакта Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте бүлекчәсе хәбәр итә.
Быел 1 нче сыйныфка баручыларны яңа кагыйдәләр нигезендә кабул итәчәкләр. Әти-әниләр гаризаны 1 апрельдән тапшыра ала. Узган ел Казанның кайбер мәктәпләрендә озын чиратлар барлыкка килгән иде. Быел вазгыять нинди булыр?
Данир Сабиров сториста инстачыларның сорауларына җавап биргән. Араларында ниндиләре генә юк.
Помидор-кыяр, борычларны һәрвакытта да дымлы туфракка чәчәргә кирәк. Туфракны дымландыру өчен су сипкәндә марганцовка кушам. Куе итмичә генә, алсу төстәге су ясыйм.
Кичә Кичкетанда "Нәүрүз" бәйрәме узды. Бәйрәм җыр, бию,төрле ярышлар белән үрелеп барды, дип хәбәр итә авыл китапханәсе.