31 гыйнварда 7.20 сәгатьтә "Business FM Казан" радиосында «Күчемсез милек» программасы махсус кунагы булачак.
Аны оештыручылар – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә, Мәгариф һәм фән министрлыклары мәктәп укучыларын ата-аналарны, өлкәннәрне Дәүләт хезмәтләре порталындагы электрон сервислардан актив файдаланырга өйрәтергә өндиләр. Беренче турда җыелган баллар югалмый, алар икенче турда да саклана һәм өстәлеп барыла. Бәйге 30 апрельгә кадәр дәвам итә. Җиңүчеләр смартфоннар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнә. Әгерҗе укучылары “IT-чемпион“ бәйгесендә актив катнашырлар дип ышанабыз.
Бары тик "бик яхшы" билгеләреннән генә торган аттестатларны тапшырганда БДИ нәтиҗәләре исәпкә алыначак. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Министрлар Кабинеты Карары белән авыл җирендә даими яшәүче хатын-кызларга бала туган очракта бер тапкыр акчалата түләү бирелә башлады.
Салагыш авыл җирлегендә район башлыгы Валерий Макаров катнашында халык җыены узды.
Сезнең игътибарга район җитәкчеләренең халыкны кабул итү көннәрен тәкъдим итәбез. Алар мөрәҗәгать белән килүчеләрне район Советы һәм башкарма комитеты бинасында кабул итәләр.
Күп еллар Кадыбашның “Таң“ хуҗалыгы рәисе, соңыннан “Ак Барс–Әгерҗе“ агрофирмасының III филиалы җитәкчесе булып эшләп, районда авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш керткән хөрмәтле Мәхтүр Мансур улы НУРИЕВ 70 яшьлек юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
10 февральдә сәгать 9да Иж-Бубый мәктәбендә күп еллар мәктәп белән җитәкчелек иткән Рөстәм Җиһангәрәев истәлегенә аның уллары Искәндәр, Марат, Булат шахмат турниры уздыралар.
Районда көн саен дәүләткә 46,8 тонна сөт озатыла.
Фестивальдә 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр яшьләр һәм 36 яшьтән өлкәнрәкләр, иҗат төркемнәре катнаша ала.