ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

–       Шимбә көнне Әгерҗе районы делегациясе составында без дә Чаллыга – авыл хуҗалыгы ярминкәсенә бардык. Оештыручылар ачык йөз белән каршы алдылар, сәүдә урыннарын күрсәттеләр. Без үзебез үстергән ике тонна бәрәңге, 300 кило кәбестә, чөгендер алып барган идек. Бер сәгать эчендә яшелчәләребездән “җилләр исте“. Чаллы халкы киләсе ярминкәләргә дә килүебезне сорады.

Соңгы вакытларда өлкәннәр кредитка кыйммәтле савыт-саба, төгәлрәге, тимер кәстрүлләр җыелмасы сатып алып ялгышулары турындагы шикаятьләр белән еш мөрәҗәгать итә башладылар. Кайсыларының товар бәясе 100 мең сумга кадәр җиткән очраклар да бар.   

 

Баланың сәламәтлегендә дөрес туклануның нинди мөһим роль уйнавы һәркемгә яхшы мәгълүм. Аның күп вакытын мәктәптә уздыруын истә тотып, район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә САФИУЛЛИНА белән укучылар туклануы турында әңгәмә корырга булдык.

 

Ноябрь аенда аңа 48 яшь тулган булыр иде. Көз аенда тугангадыр, ул да нәкъ шушы ел фасылында шау чәчәктә утыручы кашкарыйлар, бәрхет чәчәкләрне яратты. Кем уйлаган, гомере дә әнә шул чәчәкләрнеке кебек кыска булыр дип. Үзе яраткан гөлләр шау чәчәктә чагында якты дөньядан китеп барды ул. Кинәт... Уйламаганда...

 

Хезмәткә түләүдә гражданнарның хокуклары бозылу, шул исәптән “соры“ хезмәт хакы түләүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча районда 22151, 21073 “кайнар линия“ телефоннары эшли.

 

Газиз әти-әниең, якыннарың, яраткан сыйныфташларыңны хәсрәт утына салып мәңгелеккә ташлап китүеңә кырык көн булды, Володя. Әле гомереңнең чәчәк аткан бер мәле, якты хыялларыңны тормышка ашырып дәртләнеп яшәр чагың иде синең. Әмма бер мизгел барысын да челпәрәмә китерде.

 

Районыбыз педагоглары Арчада мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасында катнаштылар.

“Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров Әгерҗедә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Ильс ага КАЮМОВны 90 яшьлек олуг юбилее белән котлады.


25
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бай тарихлы Салагыш китапханәсенең йөз еллык олуг юбилеен район китапханәчеләре белән берлектә зурлап бәйрәм иттеләр.  

 

Хөрмәтле шигърият сөюче дуслар! Көзге матур көннәрдә илһамланып иҗат итеп алырга тагын бер форсат чыкты бит әле. Уразайда үскән шушы көнбагыш турында тапкыр сүзле, үткен фикерле газета укучыларыбыз арасында “Вәт, көнбагыш бу“ дип исемләнгән шигъри бәйге игълан итәбез. Зөбәрҗәт Уразаева иҗат иткән әлеге дүртьюллыкны дәвам итсәгез дә, яңа вариант уйлап тапсагыз да була. Язганда “кыскалыкта – осталык“ икәнен дә истән чыгармагыз. Бәйге 16 октябрьгә кадәр дәвам итә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International