ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә «Авыл укытучысы-2017» конкурсының финал өлеше тәмамланды.

Әгерҗедәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең кул көрәше секциясендә шөгыльләнүче егет-кызлар Екатеринбургта Урал кубогында катнаштылар.


3
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

2017 нче елның 30 нчы сентябрендә Девятерня авыл җирлеге башлыгы Юсупов Ф.М. Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан авылыбызның хөрмәтле ветераннары, авыл җирлеге оешмаларында эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионерларның өйләренә йөреп, күчтәнәчләр тапшырды. Бәйрәм уңаеннан хәл-әхвәлләрен белешкәне өчен ветераннар авыл башлыгына Рәхмәт белдерделәр.

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Безнең Шаршады авыл җирлегендә дә өлкәннәр көненә карата  берничә бәйрәм оештырылды.

1 октябрьдән көзге чакырылыш кампаниясе старт алды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итә.


28
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

“Эшкә батыр, сүзгә тапкыр авыл кызы Саимә“ – күңел әнә шулай дип җырлады Саимә Кәримова яныннан аны 90 яшьлек юбилее белән котлап кайтканда. Шундый ипле, акыллы, зиһенле, тыйнак әбекәйләр сирәк була торгандыр. Андыйлар янәшәсендә һәрвакыт тынычлык, иман, булганына сөенеп яши белү хас. Саимә әби – шундыйлардан.

1 октябрь – Өлкәннәр көне. Бу көнне Әгерҗенең күп кенә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре өлкәннәргә ташламалы нигездә хезмәт күрсәтә.


27
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Тәҗрибә уртаклашу максатыннан узган атнада Әгерҗе районы делегациясе Мөслим районына эшлекле сәяхәт кылды. Делегация составында районыбызның хакимият вәкилләре, оешма-предприятие җитәкчеләре бар иде.

 

Баланың якын дусты, сердәшчесе, тормышка беренче адымнарын ясарга өйрәтүче тәрбияче һәм белгечләр аерым ихтирамга лаек. Сезнең кулларда – киләчәк буын. Сез нәни балалар алдында бәхетле балачак һәм хыяллар иленә ишекләр ачасыз. Аларга тиешле белем һәм тәрбия бирәсез, сәләтләрен ачарга һәм аларны үстерергә ярдәм итәсез.

 

26 сентябрьгә 410 гектар мәйданнан (планга карата – 90 процент)  509 тонна техник культура җыелды.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International