Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезне борчыган проблемалар бар һәм аларны үзегез генә хәл итә алмыйсыз икән, безгә шалтыратыгыз. Без – редакция хезмәткәрләре сезне борчыган мәсьәләләрне чишәргә, аларны җитәкчеләргә җиткерергә тырышырбыз. Моң-зарларыгызны җомга көннәрендә 22861, 22962 телефоннарына шалтыратып әйтә аласыз.
Россия пенсионерлары берлегенең райондагы бүлекчәсе тарафыннан оештырылган “Өченче буын университеты“ быел да өлкәннәргә төрле юнәлештәге курслар тәкъдим итә.
Агымдагы елның 1 декабренә кадәр районда яшәүчеләрнең кимендә 70 проценты ЕСИА системасында теркәлү узарга тиеш.
Казанда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Халыкара “Татар кызы-2017” бәйгесенең Татарстан буенча финалы булды. Анда Татарстанның зональ турларында җиңеп чыккан 11 татар кызы көч сынашты.
Кырынды мәчетендә хаҗ сәфәреннән кайткан хаҗилар белән очрашу уздырылды.
Тирсә егете Илнар СИБАТОВның тимер эше белән шөгыльләнүен күптән ишетеп белә идек инде. Аның моннан ун ел элек 22 яшендә трактор ясавы турында хәтта республика басмаларында язып чыктылар.
Кырынды авылында гомер кичерүче 89 яшьлек мөхтәрәм аксакал язучыбыз Габдулла ага Галиев бу көннәрдә “Мәхәббәт һәм мәкер“ исемле яңа китабын нәшер итү мәшәкате белән йөри.
Кичкетаң Мәдәният йортында Раушания НОГМАНОВАның иҗат кичәсеннән илһамланып кайтканда туды әлеге шигъри юллар. Аның 55 яшьлек юбилее уңаеннан гаиләсе, яраткан тамашачылары өчен оештырган бәйрәменнән авылдашлар, читтән кайткан кунаклар: “Иң затлы артистлар концертыннан да бу кадәр канәгатьлек, рухи байлык җыя алмас идек“, – дип таралыштылар.
– Бу көннәрдә интернет челтәрләре “Әлифба“ тышына төшерелгән малайның авызын скотч белән томалаган рәсем белән чуарланды. Күпләрдән татар телен көчләп укыту кирәк түгел, ул ирекле булырга тиеш дигән фикерләр дә ишетелде. Минемчә, бала Татарстанда яши икән, ике дәүләт телен дә белергә тиеш. Әгәр татар телен ирекле укытуга калдыру була икән, бу, иң беренче чиратт
Быел авыл хуҗалыгы өлкәсендәге барлык төр эшләр, башка еллар белән чагыштырганда, 15-18 көнгә соңга калып башкарыла.