ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәм аның җәмәгате Гөлсинә ханым Казан Кремлендә Татарстанның иң үрнәк гаиләләрен кабул итә.

Бик тиздән шәһәрдә – 317, авылларда 141 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Әлеге могҗизалы белем иленә аяк басар алдыннан малайлар-кызлар өчен район Мәдәният сараенда узган бәйрәм аларга яңа дәрт һәм көч өстәде.

 

(“Агрофирма-Әгерҗе“ ширкәте буенча)

“Нью-Холланд“ комбайнында:

Районда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәләрендә нинди мәсьәләләр карала, яңа уку елында педагоглар нәрсәгә аеруча игътибар итәргә тиеш? Зур җыен алдыннан шушы һәм башка сораулар белән район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә САФИУЛЛИНАга мөрәҗәгать иттек.

 


22
август, 2017 ел
сишәмбе

19 нчы август көнне Экология елы уңаеннан Шаршады авылы җирлегендә китапханәче тарафыннан “Чишмәләр –безнең киләчәгебез...” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы иң яхшы мәктәпләр рейтингын тәкъдим итте. Рейтинг башлыча БДИ күрсәткечләренә һәм олимпиадаларда җиңүчеләр санына нигезләнеп төзелгән.

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы игълан иткән “Барлык юллар безнең авылга илтә“ бәйгесенә йомгак ясар чак җитте.

 

Яңа уку елы алдыннан 2нче шәһәр мәктәбенә, Иж-Бубый һәм Көчек мәктәпләренә яңа директорлар билгеләнде.

Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне – үзен күпмилләтле бөек дәүләтнең чын гражданины итеп таныган, аның көчле ил булып мул тормышта яшәвен теләгән һәр кеше өчен олы бәйрәм.

 

Касай авылында яшәүче Әхмәдиевлар, быел сигез сутый җирләренә бакча җиләге (виктория) утыртып, аның “Хоный“ һәм “Альба“ сортларының уңышын җыйганнар иде инде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International