ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2017 ел
сишәмбе

Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләрдән башлана кебек бала чагыбыз. Яшел чирәмле чишмә юлы безгә олы тормышка юл күрсәтә. Һәр чишмәнең үз йөрәк тибеше, үз моңы, үз догасы бар. Андый чишмәләр туган авылым Шаршадыда – тыкрык саен.

 

“Әнием гомер буе эш аты булды. Җитмеш яшенә кадәр колхозда эшләде.  Монысы – ир-ат, монысы хатын-кыз эше дип тормады, барысын да шушы кечкенә җилкәсендә күтәрде“, – диде Яңа Эсләккә Мәдинә әби ГАЛЛӘМОВАның 90 яшьлек юбилеена баргач кызы Дәнисә.

 

“Мин иркенлек яратам. Тар урында тыным кысыла башлый. Миңа туган ягым басулары кирәк. Алар йөрәгемә яшәү көче бирә”.

 

Казанская урамыннан берәү редакциябезгә шалтыратып: “Безнең халык начарны гына күрә белә. Күперебез янына килеп, анда ниләр эшләнүен үз күзләрегез белән күреп, фотога төшереп китегез әле“, – дигәч, әйткән адрес буенча юл тоттык.

 

Редакциягә Әгерҗедә яшәүче бер ханым шалтыратып “Әгерҗедә “фанфурик“ сатучыларның тамырын кайчан корытырлар микән? Нигә аларга бер җәза да юк?“ дип җан авазы белән әйткәч, бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен әлеге юнәлештә эшләүче белгечләргә мөрәҗәгать иттек.

 

Тирсә авыл җирлегендә халыктан җыелган үзара салым акчасына быел зират коймаларын яңартырга булганнар.

Узган атнада район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендәге эшче төркем, Әгерҗенең 4нче балалар бакчасында, Кырындыда башлангыч мәктәп-балалар бакчасында булып, биредә башкарылган төзекләндерү эшләренә бәя бирде. 

21 августтан 27сенә кадәр сәгать 10да “Авангард“ кинотеатрында татар Золушкасы турындагы “Айсылу“ фильмы күрсәтелә.

 


18
август, 2017 ел
җомга

Узган атнада Әгерҗедә “Автоледи“ район бәйгесендә җиңү яулаган Әгерҗе кызы – 2нче мәктәп укытучысы Эльнара Шиябетдинова бүген Казанда республика бәйгесендә катнаша.

 

Әллә беренче тапкыр оештырылганга, әллә бик күп яңалыклар, сюрпризлар  вәгъдә ителгәнгә, район халкы “Пчелино“ экофестивален аеруча көтеп алды. Өметләрне аклады баллы бәйрәм: күңелдә бик матур кичерешләр, якты мизгелләр калдырып узып китте ул.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International