ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2017 ел
җомга

Быел ЗАГС хезмәте оешуга – йөз ел. ЗАГС бүлегендә әлеге тантаналы вакыйга белән бәйле чаралар  башланды инде. Бу атнада районда быел туган йөзенче сабыйны теркәделәр.


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

29 апрель – Агач утырту көнендә шәһәрдә һәм авылларда өч мең төп агач утырту планлаштырыла.

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы алдыннан районда “Георгий тасмасы“ акциясе старт алды.

Бүген бөтен татар дөньясы Тукай туган көнне бәйрәм итте. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, мәдәният учакларында бөек шагыйрьне, аның аянычлы язмышын, тормыш һәм иҗат юлын искә алдылар. Һәркайда – урамнарда, радио-телевизорда Тукай шигырьләре яңгырады. Каләм осталары шагыйрьгә багышлап язган иҗат җимешләрен укыдылар.

21 апрельдә район үзәк, балалар, авыллардагы барлык китапханәләр дә, “Китапханәдә бер төн“ Бөтенроссия акциясенә кушылып, кичке сәгать 9га кадәр эшләделәр һәм китап укучылар белән төрле кызыклы чаралар уздырдылар.

 

Бу күрсәткеч буенча беренче ике урында – Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре.


25
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Җиңү скверында оешма-предприятие җитәкчеләре белән 9 Майга әзерлек эшләре буенча киңәшмә булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев алып барды.

“Авангард“ кинозалында май бәйрәмнәрендә бушлай фильм күрсәтү оештырыла.


24
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

26 апрель көнне бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына – 131 ел.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International