Барыбыз да теге-яки бу өлкәдә кулланучы икәнен истә тотып, сезгә товар сатып-алу эшендә берничә киңәш бирергә булдык.
25 килога кадәр
Беренче – Сундуков Рузил (Исәнбай).
Икенче – Әбделманов Максим (Исәнбай).
Өченче – Йосыпов Аяз (Әгерҗе).
Каты куллы Көчек кызы Миләүшә Гыймранова кул көрәше буенча Мәскәүдә узган ярышта Россия чемпионы исемен яулады.
Әгерҗе – күпмилләтле район. Биредә яшәүчеләрнең күп өлешен татарлар тәшкил итә. Аннан кала руслар, марилар, удмуртлар, башка милләт вәкилләре. Төрле сәбәпләр аркасында районыбызга килеп урнашкан башка милләт вәкилләре үзләрен безнең җирлектә ничек хис итәләр? Әлеге сорауга җавап эзләп, берничә шәһәрдәшебезгә мөрәҗәгать иттек.
Әгерҗедә якташыбыз – Иске Кызылъяр авылында биш балалы колхозчы гаиләсендә туып-үскән, Казан авыл хуҗалыгы институтында укыганда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән бер бүлмәдә торган, район авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләгәндә грипп белән авырып бик яшьли сукыр калган, әмма төшенкелеккә бирелмәгән, гомере буе иҗат утында янган Фазыл ШӘЕХнең тууына 80 ел тулуга багышланган кичә булды.
23 мартта Тирсәдә Әгерҗе муниципаль районының XVII күчмә утырышы үтте. Ул авыл халкының активлыгын һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә багышланды.
Капка төпләрендә гөрелдәп эшләп торган тракторга яшьләрчә җитезлек белән сикереп менгән авылдашым Әлфия апа Гайнетдинованы күргәч янына бармый булдыра алмадым. Сүзебез үзеннән-үзе аның балачагына, яшьлегенә барып тоташты.
Кырынды авыл китапханәсе хезмәткәре Фәридә АРТЕМЬЕВА балаларны могҗизалы китап иленә тарту өчен әледән-әле яңа алымнар уйлап таба. Бүгенге көндә китапханә каршында өч түгәрәк эшли һәм анда малайлар-кызлар бик теләп шөгыльләнәләр.
Әгерҗенең “Нур” мәдрәсәсендә төрле яшьтәге балалар, яшүсмерләр арасында Коръән аятьләрен яттан сөйләүчеләр һәм Коръән укучылар бәйгесе узды. Бәйгегә Әгерҗедән, авыллардан малайлар-кызлар остазлары һәм әти-әниләре белән килгәннәр иде. Бәйге төрле яшь төркемнәре арасында узды. Җиңүчеләр хакында бераз соңрак хәбәр итәрбез.