Илнең икътисадына зур куркыныч янаучы коррупциягә каршы көрәшкә елдан-ел зуррак игътибар бирелсә дә, әле анда, әле монда зур кәнәфиләрдә утыручы түрәләр тарафыннан миллионлаган сумнарны үзләштерүчеләрне, хезмәт урыныннан явызларча файдаланучыларны ачыкласалар да, ришвәтчелекнең тамырын корыту өчен бик күп көч кирәк әле. Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Әгерҗе районы прокуроры Сергей ПАРАМОНОВ белән әңгәмәбез дә шул турыда.
ТР икътисад министрлыгы инициативасы белән менә инде икенче ел рәттән республика районнарында эшмәкәрләр өчен бушлай семинарлар уздырыла.
Соңгы вакытта Красный бор, Исәнбай зоналарында яшәүче авыл халкы арасында Красный бор участок хастаханәсен ябарга җыеналар икән, бармы соң инде бездә гади кеше турында уйлау, кайгырту дигән борчулы сүзләр яшен тизлегендә таралды.
Дәһшәтле сугыш елларында “Казан каймасы“н төзүдә Көчек авылыннан Нәҗибә ШӘЙДУЛЛИНА да катнашкан.
- И, сеңлем, туган авылым Барҗыдан чыгып китүемә 62 ел гомер узса да мине искә алып шалтыратуыгыздан күңелләрем тулып китте әле, – дигәч, бер мәл телефон тынып калды.
Менделеевта Коръән уку һәм “Гыйбадәте Исламия“ китабын белү буенча бәйге узды.
Ял көннәренә туры килүче ике көн февраль һәм май айларына күчереләчәк.
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Ләбиб Айтуганов исемендәге Шәһәр мәдәният йортында “Ышан, син ялгыз түгел”” дип исемләнгән чара узды. Бу көнне бирегә бернинди авыру-сырхауларга, тормыш авырлыкларына бирешмичә яшәүче көчле рухлы кешеләр җыелган иде.
Тумышы белән Рыс авылыннан булган якташыбыз Рамил Тураев җитәкләгән республика Кан үзәге Россиядә иң яхышысы дип табылган.
Әгерҗе шәһәрендә җиде урында балалар өчен таулар ясала.