ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

9 декабрьдә Красный борда күптән көтелгән вакыйга – җәмәгать мунчасы ачыла.

ТР икътисад министрлыгы инициативасы белән менә инде икенче ел рәттән республика районнарында эшмәкәрләр өчен бушлай семинарлар уздырыла. Бүген мондый семинар Әгерҗе районы эшмәкәрләре өчен дә оештырылды. 


7
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

5 декабрь көнне  Шаршады авылы  җирлегендә  мөмкинлекләре  чикләнгән авылдашлар  хөрмәтенә  бәйрәм  кичәсе  уздырылды.

Инвалидлар декадасы барышында ЗАГС бүлегенә яшь парларның язылышу тантанасына Әгерҗедән хезмәт ветераннары Альберт–Фәридә ГАЙНУЛЛИНнар  чакырылган иде.

 


6
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Инвалидлар декадасы барышында Тирсәдә урын өстендә ятучы 14 инвалидка тәм-томнар тутырылган пакетлар өләштеләр.

Менә бу утын яру җайланмасын Тирсәдә яшәүче Сабирҗан ХӘКИМОВның уллары Айнур һәм Азат ясаганнар.

 

     Без үскәндә Уразайда үзешчәннәр бик еш спектакльләр куя иде. Якташыбыз Юныс Әминев пьесаларын да бик еш  куйды авылымның сәхнә осталары. Алар куйган “Тамырлар”, “Өти балак”, “Язылмаган законнар”ны балачактан ук яттан диярлек белә идем. Күрше-тирә авылларга да еш йөрделәр алар. Юныс ага Барҗыда үзенең “Тамырлар”ын карап, уразайлылар хезмәтенә зур бәя биргән булган.

Кичә Әгерҗенең бер төркем театр сөючеләре Чаллыга Зифа Кадыйрованың “Язмыш сынавы“ әсәре буенча куелган спектакльне тамаша кылырга бардылар. Әлеге спектакльнең режиссеры – Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Илдар Хайруллин. Сәхнәләштерүче –  Габдулла Тукай бүләге лауреаты Ркаил Зәйдулла.

Рабигуль әүвәл аена аяк бастык. Халыкта бу ай Мәүлид ае буларак билгеле. Дини остазларыбыз фикеренчә, ошбу айда мөселман кардәшләребез исламият буенча белемен арттырырга, шул исәптән, Рәсүлебез тормышы хакындагы мәгълүматларны да ишәйтергә тиеш. Мәүлид бәйрәме кичәсе 11 декабрьгә, көне 12сенә туры килә. 11 декабрьдә Болгарның Ак мәчетендә республикакүләм Мәүлид бәйрәме узачак. Анда район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин катнаша. 

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә авыл җирлегендә эшләүче яшь имамнарга грант бирү комиссиясе утырышы үткәрелде. Комиссия әгъзалары грантка гариза биргән 32 яшь имамга динебезгә кагылышлы сораулар бирделәр, аларның дини эшчәнлекләре белән таныштылар, киләчәккә ниятләрен белештеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International