Удмуртия балыкчылары Татарстанның Әгерҗе районы турысында Иж елгасында бәлагә тарган.
Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан ихлас котлыйбыз.
11 ноябрьдә сәгать 10нан 12гә кадәр Казан районара табигатьне саклау прокурорының өлкән ярдәмчесе Елена Шадрина Әгерҗе районы хакимияте бинасында халыкны табигатьне саклау мәсьәләләре буенча кабул итәчәк. Алдан язылу өчен телефоннар – (8552)712757, 712762.
Әгерҗедә генә түгел, республикада танылган Күләгәш мәктәбе укучылары бу атнада чаңгы сезонын ачтылар.
Кадыбаш авылында яшүсмерләр арасында узган көрәш бәйгесе быелгы сезонның беренче ярышы булды. Сагындырган көрәш! Узган ел сирәгрәк күрдек шул келәмдә бил алышучы алыпбатырларны. Шуңа күрә билләренә сөлге ураган яшь көрәшчеләрне күзәтүе ничек күңелле булганын сүзләр белән генә аңлатып та булмый.
13 ноябрьдә Тирсә спорт комплексында әлеге авыл башлыгы Кубогына волейбол ярышлары була.
Иртәгә, 10 ноябрьдә, гриппка каршы прививка ясатуның соңгы көне.
10 ноябрьдә хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын яклау буенча Казанда “кайнар линия“ эшли.
Хөрмәтле әгерҗелеләр!
10, 11 һәм 12 ноябрьдә Девәтернә Мәдәният йорты директоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Арсланов төшергән “Аяусыз язмыш“ фильмы Әгерҗедә “Авангард“ Яшьләр үзәгендә күрсәтелә.
Түбән Камада армспорт буенча Татарстан беренчелегенә узган бәйгедә районыбыз егет-кызлары җиңүләр яуладылар.