ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Хөрмәтле тәрбиячеләр! Һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз.


26
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бу атнада, төгәлрәге, шимбә көнне, 1 октябрьдә, Әгерҗенең үзәк мәйданында Өлкәннәр көне уңаеннан ярминкә оештырыла. Сатуда бар төр көзге нигъмәтләр дә булачак. Иртәнге сәгатьләрдә үк ярминкәгә рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар.  

 

Тирсәдән Ислам Җиһаншин, Тәбәрледән Закир Закиров, Әгерҗедән Мария Стесикова, Рудольф Әүхәдиев, Людмила Тукмачева, бер чакрым араны күз ачып йомганчы узып, яшьләрнең борыннарына чиерттеләр.

Әгерҗедә укучылардан алып түрәләргә кадәр “Милләтләр кроссы“ Бөтенрәсәй акциясенә кушылып йөгерү юлларына чыктылар.

Иж-Бубыйда мәдрәсәнең 235, аның җитәкчеләре Гобәйдулла Бубига 150, Габдулла Бубига 145 ел тулу уңаеннан традицион фәнни-гамәли конференция узды.


23
сентябрь, 2016 ел
җомга

“Бу эш белән уйнап кына шөгыльләнә башлаган идек, хәзер тормышыбызны кәҗә асраудан башка күз алдына да китермибез“, – диләр Тирсәдән Илнур–Нәзирә ФӘСХЕТДИНОВлар.

“РИТЭК“ җәмгыяте игълан иткән VII социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләр исемлегендә Красный бордагы “Наз“ приюты тәкъдим иткән “Алтын куллылар остаханәсе“ проекты да бар.

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасында Балалар иҗат йортында картинг-клуб эшләячәк дип язылган иде. Бу хәбәргә оныгым бик сөенде. Ә хәзер шәһәрдә балалар өчен картинг белән шөгыльләнү мөмкинлеге юкмы?

Тиздән – 1 октябрь. Ә бу – федераль ташламаларга ия булучыларның түләүсез даруларны алу яки аннан баш тарту турында бик җаваплы карар кабул итүгә гариза язуның соңгы көне.


22
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2017 ел Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы буларак игълан ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International